Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Урып-җыю кампаниясе башланды

Татарстан Республикасы кырларында бар көчкә азык әзерләү эшләре бара һәм урак өстенә дә ерак түгел.

Кызганычка каршы, шул ук вакытта электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарында эшләү кагыйдәләре һәрвакытта да тиешенчә үтәлми.

Исегезгә төшерәбез, вазыйфаи затлар электр тапшыру линияләренең сак зоналарында эшләрне катгый рәвештә "Саклау зоналарын билгеләү кагыйдәләре" (РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге № 160 карары белән расланган) нигезендә оештырырга тиеш. Электр тапшыру линияләре үткәргечләре астында эшне югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән башкару, учак ягу, салам яндыру, төзелеш материаллары, чүп-чар түгү һәм башкалар тыела. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, кайчак үлемгә китерергә мөмкин.

Өзелгән чыбык яки зыян күргән багана күргәндә, бу хакта кичекмәстән якындагы район электр челтәрләренең оператив-диспетчерлык хезмәтенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яки җирле хакимият органнарына хәбәр итегез. Кайнар линия телефоны: 8-800-2000-878. Ремонт бригадасы килгәнче эшкә керешмәгез һәм зыян күргән урыннан китмәгез - бу кешеләрнең һәм хайваннарның иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.

Электр челтәре объектларының саклау зоналарында эшләү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев