Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Яшь кошлар алуга субсидия бирү срогы озайтылды

Яшь кошлар үстерү белән шөгыльләнүче гражданнар аны сатып алуга тоткан акчаларын каплау өчен 2017 елның 30 июненә кадәр субсидия ала алалар. Бу ТР Министрлар Кабинетының 2017 ел 10 февральдәге №78 "Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә 2017 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында"гы карарына үзгәрешләр керткәннән соң мөмкин булды. Бер баш...

Яшь кошлар үстерү белән шөгыльләнүче гражданнар аны сатып алуга тоткан акчаларын каплау өчен 2017 елның 30 июненә кадәр субсидия ала алалар.

Бу ТР Министрлар Кабинетының 2017 ел 10 февральдәге №78 "Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә 2017 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында"гы карарына үзгәрешләр керткәннән соң мөмкин булды. Бер баш күркә һәм каз өчен субсидия 100 сум тәшкил итә, үрдәк - 80 сум, бройлер чебеш - 30 сум, әмма барлык бәянең 50%ыннан артык түгел. Кошларны 50дән 100 башка кадәр алырга була. Барлык сораулар белән авыл җирлекләре башкарма комитетларына яки Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район