Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Яшүсмерләр өчен эш

Уку елының бишенче чиреге - хезмәт чиреге башланды. Җәй көне эшләргә теләгән Лаеш районы мәктәп балалары өчен акча җирле бюджеттан бүленә. Бу чара, шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев яклавы 120 укучыны эш фронты һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итте. Бүгенге көндә 14-18 яшьтәге 94 мәктәп баласы (планлы күрсәткечтән...

Уку елының бишенче чиреге - хезмәт чиреге башланды.

Җәй көне эшләргә теләгән Лаеш районы мәктәп балалары өчен акча җирле бюджеттан бүленә. Бу чара, шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев яклавы 120 укучыны эш фронты һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итте.

Бүгенге көндә 14-18 яшьтәге 94 мәктәп баласы (планлы күрсәткечтән 63%) эшкә урнаштырылды. Алар мәктәпләр, парклар, торак пунктлар территорияләрен төзекләндерәләр.

"Атабай агрофирмасы" ЧҖҖ (җитәкчесе Ринат Гайфуллин) һәм "Лаеш" ЧҖҖ (җитәкчесе Олег Емелин) балигъ булмаганнар хезмәтенә предприятиеләре исәбенә тулы күләмдә түлиләр.

Җәйге каникул вакытында эшләргә теләгән балигъ булмаганнар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, ул матди ярдәм түләү белән бергә яшүсмерләр хезмәтенә, куркынычсызлык техникасы һәм РФ Хезмәт кодексы үтәлешенә контрольлек тә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район