Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Аграр фәннең Кыр көне – 2022”

Лаеш районы территориясендә “Аграр фәннең Кыр көне – 2022” республика фәнни-практик киңәшмәсе үтте.

Фотоны Линар Сабиров бирде

Аның эшендә галимнәр, практиклар, иганәчеләр, идарәчеләр, студентлар катнашты. Күргәзмәдә республиканың барлык районнары вәкилләре булды.

Киңәшмә ике урында булды: Казан дәүләт аграр университетының (КГАУ) Нармонкадан ерак булмаган Агробиотехнопаркында һәм Олы Кабанда ТатНИИСХның (Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты) Үзәк эксперименталь базасында.

Агробиотехнопаркта белгечләр, хезмәткәрләр, студентларның фәнни отрядлары үз эшләрен тәкъдим иттеләр, яңа сортлар һәм яңа технологияләр, авыл хуҗалыгын алып баруда цифрлы хәл итүләр. Килүчеләргә бөртекле һәм азык культуралары уңышын формалаштыруга идарә итү буенча җитештерү тәҗрибәсен күрсәттеләр, үсемлекчелектә цифрлы технологияләр файдалану мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. КГАУның Агробиотехнопаркында сугару системасын тәкъдир итү кызыклы булды. Авыл хуҗалыгы белгечләрен игенчелектә идарәчелек карарларын кабул итү өчен агрометеорология станцияләрен куллану мөмкинлеге кызыксындырды. Алар галимнәр тәкъдим иткән заманча сортлар үзенчәлекләре турында, шулай ук бөртекле культуралар орлыкчылыгын нәтиҗәле оештыру һәм авыл хуҗалыгы культуралары уңышын күтәрү өчен биологик препаратлар куллану буенча сораулар бирделәр.

Башка көнүзәк темалар буенча да чыгышлар булды. Осталык сәгатендә бу ел үзенчәлекләрен исәпкә алып ашлык урып-җыю комбайннарын технологик көйләүне күрсәттеләр. КГАУ Агробиотехнопаркының агробизнес предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективаларын тикшерү киңәшмәнең йомгаклау өлеше булды.

 Олы Кабанда ТатНИИСХның тәҗрибә кырларын карау да нәтиҗәле булды. Монда быелгы елда уҗым культуралары чәчү: арыш, тритикале (арыш һәм бодай гибриды – ред. искәрмәсе) һәм бодай, технологиясе үзенчәлекләрен тикшерделәр. Аграрийлар биологик актив компонентлары күп булган сабан бодаеның яңа сортлары турындагы мәгълүматны язып та алдылар. Аны сәламәт яшәү рәвеше һәм иммунитетны ныгыту продуктлары җитештерү өчен файдаланалар.

 Татарстанда ашлык фуражы өчен төп  культура – арпа. ТатНИИСХ, Безенчук НИИСХ (Самара өлкәсе) һәм Идел буе НИИСХ (Самара) белгечләре чыгарган яңа сортлар күрсәтелде.

Киңәшмәдә катнашучылар игътибар иткән борчакның яңа сортлары терлекчелек өчен аксым проблемасын хәл итәргә тиеш. Кукуруз ВНИИ (Пятигорск) һәм ТатНИИСХ селекциясе кукурузының потенциал мөмкинлекләре җәлеп итте. Киңәшмәдә катнашучылар һәм кунаклар орлыкларны салкын плазма белән эшкәртү технологиясе үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Очрашу азагында уртак проектлар һәм бизнес-партнерлар белән грантлар буенча хезмәттәшлек перспективалары карап тикшерелде.

Масштаблы мондый фәнни-практик киңәшмәләр галимнәр һәм практиклар арасындагы элемтәне ныгытырга, аграрийлар хезмәте нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Аграр фәннең Кыр көне – 2022”