Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Аграр тармак уңышлы үсә

Лаеш районы икътисадында авыл хуҗалыгы зур урын алып тора.

Бүгенге көндә районның аграр секторын төрле 76 авыл хуҗалыгы берләшмәләре тәшкил итә, аларда 1200дән артык эчшән хезмәт куя.

Агымдагы елның 9 аенда район хуҗалыклары147,47 миллион сум күләмендә барлык форма дәүләт ярдәме алганнар.

Урып-җыю эшләре тәмамланган. Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар 23,5 мең гектардан, 5 мең гектардан техник культуралар, 428 гектардан бәрәңге һәм яшелчәләр җыеп алынган. Районда гектардан яшелчәләр уңышы уртача республика күрсәткеченнән 68%ка артык.

Уҗым бодаеннан Гафур Зарипов КФХ һәм “Урта Девятово” ЧҖҖ (гектардан 46шар ц), Илнур Сәетов КФХ (42,2ц) мул уңыш алдылар. Сабан бодае уңышы Вафин Радик КФХ (гектардан 47 ц), “Нармонка” агрофирмасы ЧҖҖ (42,8 ц) һәм Гафур Зарипов КФХда мул булган (40,0 ц).

2022 елгы уракта алдынгы комбайнчылар: Рафис Вафин (Вафин Р.К. КФХ), Сергей Кузьмин  (“Урта Девятово” ЧҖҖ) һәм Алексей Капитонов (Сәетов И.Р. КФХ). Урып-җыю чорында алдынгы машина йөртүчеләр “Волжская” ЧҖҖдә эшлиләр: Андрей Булаков, Михаил Пшеничников һәм Габдулла Хәнәфиев. Яшьләр “Нармонка” агрофирмасының һөнәри тәҗрибәсе зур булган, быел 65 яшен тутырган ветеран тракторчы-машинист Виктор Комиссаровка тигезләнәләр.

Районда хуҗалык итүнең кече формалары да динамик үсә, бу сөт терлекчелеге күрсәткечләре үсешенә тәэсир итә. Мәсәлән, Наилә Спарта КФХ (Татар Янтыгы)100 башка исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасы төзүне дәвам итә. “Каприно” ЧҖҖ сыр җитештерүгә нигез салган Джузеппе Спарта эшен хатыны дәвам итә,  югары сыйфатлы сырларны итальян рецептлары буенча ясый. Ферма 2023 елда файдалануга тапшырылачак.

Владимир Гинсбург КФХ (Имәнкискә) ит юнәлешендәге терлекләр үрчетергә хәл иткән.60 баш үгез симертүгә төзелгән фермага көзли терлекләрнең беренче партиясен алып кайту планлаштырыла. Ә эшмәкәр Динә Исмәгыйлова Александровка авыл җирлегендә 160 баш савым сыерга терлекчелек комплексы төзеде. 2022 елның августында 55 нәселле тана алганнар.

Габишевода “Ак Барс” кошчылык фабрикасы” ЧҖҖнең “Яратель” филиалы актив инвестицияләнә. Бу РФның иң эре 10 кошчылык фабрикасы арасындагы иң заманча комплексларның берсе. Бүген предприятие – Татарстанда һәм Россия базарында әйдәүче йомырка җитештерүче һәм җибәрүче. Тәүлек саен 2 миллион 300 меңнән артык йомырка җитештерелә, елына ул 800 миллионнан артык тәшкил итә. Татарстанда җитештерелгән йомырканың 70%ы монда җитештерелә. Сату географиясе шактый ким: Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Астраханьга кадәр. Җитештерү куәте тулысынча эшли, барлыгы 3,4 кош, шуның 2,5 миллионы – йомырка салучы тавыклар һәм 900 мең баш яшь кош. Хәзерге вакытта предприятие территориясендә яшь кошлар үстерү буенча һәм органик ашламалар җитештерү буенча цехлар үзгәртеп корыла. Агымдагы ел азагына кадәр инвестицияләр күләме 83 миллион сум тәшкил итәчәк.

Якынча мәгълүматлар буенча 2022 елның 9 аенда хуҗалыклар проектлары буенча инвестицияләр күләме 500 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы