Бизнес проблемаларын бергә хәл итәбез
Лаеш район мәдәният йортында Татарстан районнарында эшлекле климатны үстерү мәсьәләләре буенча проектлау сессиясе булды.
Өйрәтү чарасына бизнесменнарны, фермерлар, дәүләт хакимияте органнары вәкиләрен, авыл җирлекләре башлыкларын чакырдылар. Аның эшендә Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова катнашты. Чакырылучылар арасында Оренбург өлкәсе кунаклары да бар иде.
Барлык катнашучыларны төп эшчәнлек төрләре буенча бүлделәр: җитештерү, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм хезмәтләр, үзмәшгуль һәм башкалар. “Баш миенә штурм” ясагач семинарда катнашучыларга бу сорауларга җавап табарга туры килде: ”Бизнеска һәм хакимият органнарына күбрәк җитештерергә һәм акча эшләргә нәрсә комачау итә?”
Һәр катнашучы үз фикерен карточкаларга язып стендка беркетә алды. Икенче этапта барлык тәкъдим ителгән вариантлардан тавыш бирү юлы белән тиз арада хәл ителергә тиешле өч иң актуаль һәм кискен проблеманы сайларга кирәк иде. Аннан соң 15 минут эчендә бу проблемаларны хәл итү юлларын уйларга һәм формалаштырырга туры килде.
Йомгаклау өлешендә һәр командадан өчәр вәкил үз проектларны яклады, проблеманы хәл итүдә бизнес һәм хакмият ярдәмендә үз күзаллауын тасвирлады. Кадрлар җитмәү, инфраструктураның җитәрлек дәрәҗәдә үсмәве, документлар эшләүдәге матавыклар кебек мәсьәләләр һәм башкалар күтәрледе.
-Шушы өч сәгать дәвамында үзем өчен күп яңалыклар ачтым, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Михаил Афанасьев. – Яңа нәрсәләргә өйрәнергә, заманча практикалар белән танышырга кирәк. Районда булган ресурсларга нәтиҗәле җитәкчелек итү өчен урыннарда үз эшен ачарга теләгән һәр кеше белән эш алып бару сорала. Шуңа күрә безнең район, аеруча авыл җирлекләре, алга атласын өчен бу уникаль мөмкинлектән файдаланырга кирәк.
Мондый семинарлар Татарстанның барлык районнарында үтәчәк, ә әйтелгән идеяләр эшмәкәрлекне яклау программасын тормышка ашыру буенча “юл картасы” нигезенә ятачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев