Бизнес проблемаларын бергәләп хәл итәргә
Лаеш районындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча иҗтимагый вәкил Ришат Вәлиев «Кама ягы»на яңа төзелгән бизнес-омбудсмен институтының нинди функция үтәве турында сөйләде.
- Ришат Рәшидович, сез ничек эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча иҗтимагый вәкил булдыгыз?
- Бизнес һәм, аерым алганда, җитештерү оештыруда, халыкара икътисади эшчәнлек алып баруда зур тәҗрибәгә ия булуым сәбәпле, бу эш белән шөгыльләнергә Лаеш районы башлыгы тәкъдим итте. Өстәвенә, минем өчен мондый вазифа – үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерү бирә торган яңа нәрсә.
- Иҗтимагый вәкил буларак, нәрсәгә ирешәсегез килә?
-Татарстан Республикасы өчен бу яңа иҗтимагый институт, хакимият һәм бизнес арасындагы багланышлар ноктасы. Республиканың һәр районында эшмәкәрлек эшчәнлеге тәҗрибәсе булган кешеләр сайлап алынды. Минем белемнәрем яшь һәм яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә төрле мәсьәләләрдә ярдәм итәр дип өметләнәм. Бу - үз эшеңне дөрес оештыру да, контрольлек итүче органнар (салым хезмәте, Роспотребнадзор, Ростехнадзор һәм башкалар) белән хезмәттәшлек итү, клиентлар һәм тәэмин итүчеләр белән эшләү дә. Нюанслар бик күп, һәм барысы да аларга ачыклык кертә алмый, бигрәк тә яңа эш башлаучылар.
- Сезне укыту ничек узды, нәрсәгә өйрәттеләр?
- Укулар узган ел ахырында башланды һәм тизләтелгән форматта узды. Булачак иҗтимагый вәкилләр өчен конфликтлы хәлләрне җайга салу һәм мораль-психологик әзерлек буенча курслар үткәрелде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр белән аралашырга кирәк булган мондый эштә бу база күнекмәләренең берсе. Башка юнәлешләр буенча квалификация күтәрүнең яңа курслары да көтелә.
- Иҗтимагый вәкилләр институтын камилләштерү буенча тәкъдимнәрегез һәм инициативаларыгыз нинди?
-Минемчә, бизнесменнар өчен квалификация күтәрү курслары булдыру үз эшен башлап кына җибәрүчеләргә бик ярдәм итә алыр иде. Минемчә, һәр эшмәкәр онлайн режимда мондый курсларга тоташа һәм барлык дәресләрне дә тыңлый алыр иде. Ә дистанцион түгел, турыдан-туры аралашу белән уку яхшырак булыр кебек. Шундый ук кешеләр белән проблемалар турында реаль фикер алышуны гаджет аша аралашу алмаштыра алмый. Интернетта үз фирмаңны ничек булдыру турында күп мәгълүмат табарга була, әмма аны практикада тормышка ашырырга сәләтлеләр аз. Шуңа күрә кеше белән турыдан-туры сөйләшү, аның проблемаларын аңлау һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итү мөһим.
-2021 елга планнарыгыз турында сөйләгез әле.
- Беренче чиратта юридик, икътисади, сәяси һәм башка аспектлар буенча үз әзерлегемне яхшыртырга теләр идем. Чөнки миңа кешеләр төрледән-төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Яңа белемнәр - бу проблемаларны уңышлы хәл итү юлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев