Бизнесны кризистан яклау программалары
Россиядә санкцияләрнең икътисад үсешенә тискәре йогынтысын киметү өчен барлык чаралар күрелә.
Эшмәкәрләр чит ил әйберләрен алыштыру юлларын эзлиләр. Икенче яктан, дәүләт бизнеска ярдәм күрсәтә.
Хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын (МСП) кризистан яклау программасы эшләнгән, ул үз эченә күп кенә документлар пакетын ала. Бизнесны саклап калуда гына түгел, үсүдә дә нинди ярдәм тәкъдим ителүен ачыклап карыйк.
Финанс ярдәм чаралары
МСП субъектларына ташламалы кредит бирүнең кризиска каршы программалары.
Кредит бирүне стимуллаштыруның берничә программасы тәкъдим ителә. Аларның барысы гамәлдә инде һәм эшмәкәрләр алардан файдалана алалар.
Беренчесе - зыян күргән 28 тармак өчен төрле максатларга еллык 8,5% белән 150 миллион сумга кадәр кредит. Программаның гамәлдә булу вакыты 2022 елның 31 мартына кадәр.
Икенче программа - шулай ук төрле максатларга кредит. Аның күләме арта һәм 3 миллионнан 2 миллиард сумга кадәр, ул микро һәм кече предприятиеләр өчен еллык 15%, урта эшмәкәрләргә – 13,5% белән бирелә. Программаның гамәлдә булу вакыты – 2022 елның 30 декабренә кадәр.
Һәм ниһаять кредит бирүне стимуллаштыруның өченче программасы әйләнештәге акчаларны тутыруга һәм әйләнештәге акчалар кредитларын рефинанслауга бирелә. Бу очракта кредит суммасы микро һәм кече предприятиеләр өчен 300 миллионнан һәм урта предприятиеләргә 1 миллиард сумга кадәр. Программаның гамәлдә булу вакыты – 2022 елның 30 декабренә кадәр.
Финанс ярдәмнең тагын бер программасы бар – “1764” программасы. Анда Россиянең 100 банкы катнаша. Кредитларның 80% әйләнештәге максатларга тотылыр дип ниятләнелә. Микро һәм кече предприятиеләр өчен ставка 15%, ә уртага – 13,5%.
Җаваплылыкны үз өстенә алуның “зонтик” механизмы – тагын бер финанс ярдәме чарасы
Бу эшмәкәрнең финанс алу өчен залогы җитмәгәндә кредит алуның гадиләштерелгән ысулы. Дөресен әйткәндә, бу МСП корпорациясенең эшмәкәрнең кредит буенча йөкләмәсе үтәләчәгенә банк алдындагы гарантиясе. Бу механизмның яңалыгы менә нәрсәдә: җаваплылык банкта “бер тәрәзә”дә кредит белән бергә бирелә. МСП корпорациясенә өстәмә рәвештә мөрәҗәгать итүне кирәге юк. Шулай итеп кредитны инвестиция максатларына, әйләнештәге акчаларны тутыруга, бизнесны үстерүгә һәм кредитны рефинанслауга алырга була. Корпорация җаваплылыгының төп параметрлары: җаваплылык кредит суммасының 50%ына кадәр каплый; бер эшмәкәргә кредит буенча (яки берничә кредит буенча) җаваплылык күләме – 1 миллиард сумга кадәр; кредит срогы 180 айдан артмый; эшмәкәрләр өчен җаваплылык бушлай, комиссияне банк түли. 2022 елның 16 мартына кадәр Татарстанда 751 миллион сумнан артыклык 44 кредит бирелгән.
Шулай ук бизнеска ярдәмнең финанс булмаган чаралары да зур роль уйный, өлешчә административ йөкләмәләрне киметү. Кече һәм урта бизнесны планлы тикшерүләр ел азагына кадәр булмый. Бизнесны үстерүгә кулланучылар кредит алган ИПлар өчен кредит каникуллары кертелә, зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән кече һәм урта эшмәкәрләр дә моңа керә (70 ОКВЭДтан артык). Туристик инфраструктура булдыру белән шөгыльләнүче компанияләр өчен НДС кулланылмый. 2021 елда вакыты чыккан лицензияләр автомат рәвештә 12 айга озайтыла. Тыюлар кертелү сәбәпле 223-ФЗ буенча килешүләрне үтәмәгән өчен штрафлар салынмый. Бурычлыларны банкротлыкка чыгару туктатыла. Система ясаучы оешмаларга ярдәм күрсәтелә.
РФ КоАПына кертелгән үзгәрешләр дә финанс булмаган мөһим ярдәм чарасы. “Ялгышуга хокук” бирелә, төгәлрәге: зыян салу һәм куркыныч факты булмаганда, бозу беренче тапкыр булганда һәм тупас бозулар булмаганда штраф урынына кисәтү ясала. Штрафлар күләме кечерәйде: кече һәм макропредприятиеләр өчен штраф ИПлар кебек, ә юридик затларга ИП өчен состав булмаганда – штарфның 50%ы. Тагын мөһим үзгәрешләр: бер тикшерү кысаларында штрафлар суммасы берләштерелми. “Бер тикшерү – бер санкция” принцибы гамәлдә.
Ярдәмнең башка чаралары арасында яшь социаль эшмәкәрләр өчен (25 яшькәчә) РФның тагын 10 субъектында сәнәгать парклары һәм технопарклар булдыру, МСПның цифрлы платформасы эше һәм башкалар өчен 500 мең сумнан грантлар бирү каралган.
“Сервис 360) булдырылган, монда эшмәкәр тикшерү баршында яки ярдәм алуда үз хокуклары бозылу турында хәбәр итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев