Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Чананы җәйдән әзерлә

Кыр эшләре тәмамланганнан соң, ГОСТ таләпләренә ярашлы төстә, бар авыл хуҗалыгы техникасы озак вакытка кышкы саклауга куелырга тиеш. Районда ел саен хуҗалыкара үзара тикшерүләр үткәрелә. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюга урыннарда бәя бирелә.

Быел да комиссия эшләде. Аның составында – Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдәнов, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм энергоресурслар объектларын механизацияләү секторы мөдире Наил Алиуллов, Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов һәм аның урынбасары Линар Сабиров, Дәүләт техкүзәтчелеге начальнигы Радик Гәрәев.

Комиссия авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюны, машина-трактор парклары территорияләрен төзекләндерүне, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеген, 2020 елгы кыр эшләренә техника әзерлеген оештыруны, хезмәткәрләрне матди яктан стимуллаштыруны, саклау шартлары һәм хезмәткә түләүне бәяләде. Алынган узеллар һәм детальләр сакланышына игътибар бирделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү дә игътибарсыз калмады.

 

Дөрес караганда һәм саклаганда авыл хуҗалыгы агрегаты үзенә техник документлар белән билгеләнгән сроктан уртача 10 елга кадәр озаграк эшли. Монда авыл хуҗалыгы техникасын кышка грамоталы әзерләү мөһим роль уйный.

 

-Техника аскуймага урнаштырылырга тиеш. Двигательләрне герметиклаштырырга, коррозиягә каршы каплам белән капларга, каешларны, чылбырларны,  транспортерларны һәм башкаларны алырга кирәк иде, - дип аңлатма бирә Виталий Германов. – Без документларны карадык, хезмәтне саклауны бәяләдек, ягулык-майлау материаллары складларын карадык. Заманча авыл хуҗалыгы техникасы бик кыйммәт тора. Ремонт та шактый чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә техникага сак, яратып карарга кирәк. Хезмәт ветераннары монда үрнәк булып тора. Мәсәлән, токарьлар Сергей Абрамов (Лаеш) һәм Евгений Запольский (Ташкирмән) кебекләр. Алар үз эшләрен белүче чын профессионаллар.

Виталий Германов сүзләре буенча, кышка әзерләнгән техниканың гомуми хәле канәгатьләнерлек. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау пунктлары җиһазландырылган һәм әзерләнгән. “Нармонка” АФ ЧҖҖ кебек алдынгы хуҗалыкларда кышкы чорда эшләгән өчен хезмәтне бәяләү каралган. Үз вакытында үткәрелгән авыл хуҗалыгы эшләре уңышны вакытында җыеп алу һәм салкыннар җиткәнче кышка саклауга кую белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирде.

Ул кайбер хуҗалыкларда булган төп җитешсезлекләрне саный: техник һәм азык культураларын (кукуруз, көнбагыш, рапс) җыеп алу төгәлләнмәгән әле, шуңа күрә техниканы ремонтка куя алмыйлар. Бу хуҗалыкларда асылда комиссиягә күрсәтерлек нәрсә дә юк иде.

-Булган хезмәт ресурсларын нәтиҗәле урнаштырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау пунктларын җентекләп әзерләргә һәм куркынычсызлык техникасын төгәл үтәргә, - диде аграрийларга Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

Тикшерү йомгаклары буенча беренче урынны “Нармонка” АФ ЧҖҖ (60 балл) алды. Икенче урында – “Хәерби” ЧҖҖ һәм Г.Б.Зарипов КФХ (56шар балл). Лидерлар өчлеген “Урта Девятово” ЧҖҖ (55 балл) төгәлли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы