Киләчәк – яшь профессионаллар кулында
Биш көн дәвамында бар дөньяның көчле осталары “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә ярыштылар, анда World Skills стандартлары буенча һөнәри осталыкның 45нче дөнья чемпионаты булды.
Россия World Skills хәрәкәтенә бары җиде ел элек кушылды һәм шушы вакыт эчендә безнең милли команда дөньяда көчлеләрнең берсенә әйләнде. Ә ил масштабында Татарстан командасы яшь профессионаллар әзерләү буенча лидер булып тора.
Эшче һөнәрләр осталары арасында барган ярышлар Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрдә дә зур кызыксыну уятты. “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенә кешеләр туристик төркемнәр, сыйныфлар, компанияләр белән килделәр. Оештыручылар исәпләүләре буенча уеннарга 200 меңнән артык тамашачы килгән.
World Skills-2019 ярышлары алты блокка берләштерелгән 56 юнәлеш буенча үтте: мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсе, гражданнар транспортына хезмәт күрсәтү, сәнәгать җитештерүе, төзелеш өлкәсе, иҗат һәм дизайн. Турнирны оештыру комитетында белдерелгәнчә, дөнья чемпионатына Казанга дөньяның 63 иленнән 1354 конкурсант килгән. Катнашучылар географиясе шактый киң: Барбадостан Монголиягә кадәр һәм Намибиядән Венгриягә кадәр.
Барлык тәкъдим ителгән компетенцияләр белән өстән-өстән танышу өчен генә дә берничә сәгать вакыт кирәк: күргәзмәләр комплексының биниһая зур павильоннарда адашырга да була. Килүчеләр өчен махсус өйрәтелгән волонтерлар экскурсияләр үткәрделәр. Конкурста катнашучылар белән аралашу тыелган, әмма кызыксындырган һөнәрләр белән махсус Try A Skills мәйданчыкларда танышырга була. Монда теләге булган һәр кеше үз көчен төрле дисциплиналарда сынап карый алды – бәлешләр пешерүдән өч үлчәмле компьютер модельлштерүгә кадәр.
Үз эшләренең чын осталары ничек эшләүләрен күзәтү дә кызыклы. Кулинарлар ярышлары кешене аеруча күп җәлеп иткән – тәмле исләр, шулай ук сәер формалардагы тәм-томнар. Флористика мәйданчыгы да уңыш белән файдаланды – мондый чәчәк композицияләре теләсә нинди түтәлне дә бизи. Иң яхшы чәчтарашлар үзенчәлекле чәчләр ясыйлар, ә робототехниклар теләсә нинди бурычны үтәргә сәләтле механизмнар конструкциялиләр.
World Skills – бу үз эшләренең осталары ярышлары гына да түгел, әмма фән һәм техника казанышлары күргәзмәсе дә. Үз илебезнең һәм чит илләрнең әйдәүче предприятиеләре үзләренең өр яңа эшләнмәләрен һәм киләчәк технологияләрен күрсәттеләр - авыр техникадан өстәлгән чынбарлыкка кадәр. Төп павильонда World Skills хәрәкәтенең аерым илләрдәге уңышлы казанышлары турында сөйләүче стендлар эшли: Германия, Франция, Кытай, Һиндстан һәм башкалар.
Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты “Казан Арена” стадионында җиңүчеләрне матур итеп бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин да килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев