Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш җире бакчачылары белән дан тота

«Казан» агросәнәгать паркында “Бакча-2019” бакчачылар бәйрәме булды, Лаеш районы анда зур экспозиция тәкъдим итте.

Бакчачы көнен Татарстанда икенче ел киң колач белән билгеләп үттеләр. Башкала агропаркына республиканың әйдәүче коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) җыелды, алар үзләренең быелгы уңышын алып килгән. Монда шулай ук авыл хуҗалыгы инвентаре, техникасы һәм үсентеләре экспозициясе җәелеп урнашты.

Иртән иртүк агросәнәгать паркына яңа өлгергән яшелчәләр һәм башка азык-төлек сатып алырга теләүче һәм бары яхшы кәеф өчен килүче кешеләр җыела башлады. Төп сәхнәдә «Just Brass» тынлы оркестры дәртле чыгыш ясады.

Безнең делегацияне район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Виталий Германов җитәкләде. Лаешлылар үз казанышлары күргәзмәсен бизәүгә креатив якын килгәннәр. Экспозиция кунакларын милли киемнәр кигән артистлар каршы алды. Оригиналь фотозона – чәчәкләрдән ясалган гигант күбәләк фигурасы яныннан битараф кына үтеп китеп булмый иде. Теләге булган һәркем бал һәм сырлар, консервлар һәм яшел тәмләткечләр, чәчәкләр һәм яшелчәләр сатып ала алдылар.

-Миңа сатуда кулай бәяләрдән яңа өлгергән фермер продуктлары булу ошый, - дип үз фикерен белдерде ярминкәгә балалары белән килгән Ольга Маринина. – Мин беркайчан да бакчачылык белән шөгыльләнмәдем, ләкин натураль продуктларга өстенлек бирәм. Ә алар үз җиребездә җитештерелгән булса, тагын да яхшырак.

“Бакча-2019” бакчачылык бәйрәменә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде. Алар күргәзмә буйлап үттеләр һәм Лаеш районының әйдәүче коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре продукциясе белән таныштылар. Республиканың иң яхшы СНТлары лаеклы бүләкләр алдылар.

-Татарстанның миллионнарча кешесе әлеге тормыш рәвешенә тартылган, - дип билгеләде Марат Готыф улы. – Бу иң яхшы ярдәмгә лаек булган аерым тормыш тәртибе. Президент программасы һәм үзара салым принцибы ярдәмендә эшләнгән эшләр Татарстан бакчачылыгының көчле булуына китерә.

Безнең республикада бакчачыларга ярдәмгә зур игътибар бирелә. СНТларның эчке һәм тышкы инфраструктура объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын дәүләт финанславы буенча программа эшли. СНТ тарафыннан ремонтка тотылган һәр мең сумга дәүләт ике мең сум өсти.

Һәм инде нәтиҗәләр бар. Күргәзмәдә әйтелгәнчә, 2019 елда Лаеш районы СНТларында 2,47 км килү юллары ремонтланган, җиде скважина казылган, биш суэтем каланча һәм резервуар урнаштырылган, каты коммуналь калдыклар өчен җиде мәйданчык төзелгән.

-Бакчачылар – мавыккан, актив тормыш позициясендәге кешеләр, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов. – Аларның барысын да табигатьне ярату, туган җирдә эшләү һәм аны матурлау, яхшырту теләге берләштерә.

“Бакча-2019” бәйрәменә килүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алып кына калмадылар, төрле конкурсларда һәм осталык сәгатьләрендә дә катнаша алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев