Татарстанның балык хуҗалыгын үстерәбез
«Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды.
Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
«Биосфера-Фиш» комплексы елына 8 миллион данә чөгә балыгы маймычы җитештерүгә һәм Идел-Нократ төбәге территориаль суларының балык запасларын яңартуга исәпләнгән. Балыкчылык комплексының икенче чиратындагы җитештерү корпусының гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артып китә.
-Татарстан территориясенең җиде процентын сусаклагычлар, елгалар һәм күлләр били, аларда сәнәгать һәм һәвәскәр төстә балык тоту бара, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич ачу тантанасында. - Биологик төрлелекне саклау өчен ел саен сулыкларны балыкларга баетырга кирәк. Әмма проект моның белән генә тәмамланмый. Форель үстерү буенча планнар бар.
Чөгә балыгы маймычлары җитештерү буенча «Биосфера-Фиш» комплексының беренче заводы 2018 елда эшләтеп җибәрелде. Проектка гомуми инвестицияләр 625 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән иң заманча технологияләргә. Планда - форель хуҗалыгын үстерү. Аңа 300 миллион сумга якын акча кертү планлаштырыла, ә балык тоту өчен буаларны үстерүгә – якынча 200 миллион сум.
Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» ЧҖҖ хуҗасы һәм инвесторы Владимир Малыгинга энтузиазмы һәм балыкчылык комплексын үстерүе өчен рәхмәт белдерде. Аны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләделәр. Владимир Анатольевич бер айдан предприятиенең өченче чиратын төзү башланачак, дип сөйләде.
Монда ук, «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы территориясендә, Лаеш районының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителде. Рөстәм Нургалиевич күргәзмә белән танышты һәм бизнесменнар белән аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев