Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Уңайлыкларга кем җитәкчелек итә?

​​​​​​​Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан укучыларыбызны безнең уңайлыклар сагында торган кешеләр белән таныштырасы килә.

Район авыл җирлекләренең яртысын Комлы Ковали авылындагы җаваплылыгы чикләнгән “Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге” җәмгыяте су белән тәэмин итә. Оешманың контроль хезмәте исәп приборлары күрсәткечләрен тикшерү, шулай ук аларның булу-булмавын ачыклау максатыннан йорт хуҗалыкларын планлы төстә йөреп чыгалар. Су белән тәэмин итүгә һәм су кертүгә килешүләр төзү буенча даими эш алып барыла.

Оешмада 17 кеше эшли. Алар 30 торак пунктны су белән тәэмин итү белән шөгыльләнәләр: Комлы Ковали, Орел, Вороновка, Чистое озеро, Троицкий, Габишево, Усады, Столбище, Атабай, Олы Кабан, Хәерби, Макаровка, Ташкирмән, Никольский, Кече Кабан, Новая Поляна, Сапуголи, Рождествено, Тангачи, Сиңгел, Дятлово, Рус Сараланы, Татар Сараланы, Нармонка, Тетеево, Караишево, Астраханка, Тарлаши, Карадули. Шулай ук Габишевода, Ковали, Столбище, Орел, Усады һәм Никольскийда су кертәләр.

Предприятиедә диспетчерлык хезмәте оештырылган. Узган елда эшчәннәр көче белән су белән тәэмин итү буенча 783 үтенеч, су кертү буенча 47 гариза канәгатьләндерелгән, суүткәргечтә 90 авария төзәтелгән һәм скважиналардагы 13 насос алыштырылган.

Тәҗрибәле слесарьлар Сергей һәм Николай Куприяновлар, Алексей Ефимов, шулай ук яшь белгеч Марат Садыйков (рәсемдә уңда) эшен билгеләп үтәсе килә.

 Биш җирлектәге күп квартирлы 58 йорт өчен җаваплылыгы чикләнгән “ЭкономСтрой+” җәмгыяте идарәче компания булып тора, ул да Комлы Ковалида урнашкан. Анда яшь җитәкче Рөстәм Хәйруллин кул астында сигез хезмәткәр эшли. Алар Комлы Ковали авыл җирлегендәге 15, Орелдагы 11, Столбищедагы 10, Усадыдагы 16, Никольский авыл җирлегендәге 6 йортка хезмәт күрсәтәләр. Җәмгыять дератизация ясый; йорт эчендәге газ челтәренә техник хезмәт күрсәтә; торак биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт, йорт эчендәге сантехник һәм электр челтәрләренә; салкын су белән тәэмин итү системасын ремонтлау; каты коммуналь калдыкларны түгү дә алар өстендә.

Узган елда предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә халыктан 374 гариза килгән. Йорт эчендәге су белән тәэмин итү системасын агымдагы ремонтлау буенча 151 үтенеч канәгатьләндерелгән, йорт эчендәге су бүлү челтәрен агымдагы ремонтлау буенча 176 гариза, торак йортларны тоту һәм агымдагы ремонтлау буенча 47 эш үтәлгән.

ТКХ өлкәсендә эш  күзгә күренмәсә дә, бу җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Бу кешеләр яшәеш системасының эшкә сәләтен саклыйлар һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзерләр. Республикада бу мөһим тармак үсә, шул исәптән халыкка көнкүреш хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең көчле, эш сөючән һәм кайгыртучан куллары нәтиҗәсендә. Безнең гражданнарның кәефе еш кына  ТКХ органнары эшенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Уңайлыкларга кем җитәкчелек итә