Урып-җыю эшләре дәвам итә
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, барлык мәйданның 81%ынан уңыш җыеп алынган, бер көндә уртача (һава шартларына бәйле төстә) 700дән 1200 гектарга кадәр.
Людмила Никифорова
Линар Сабиров фотосы
Лаеш районында
-52 мең тонна ашлык суктырылган
-Гектардан уртача уңыш 25,8 ц тәшкил итә
Кечерәк хуҗалыкларда (иген мәйданы 500га га кадәр) урып-җыю тәмамланган. “Нармонка” ЧҖҖ һәм “Урта Девятово” ЧҖҖ алда бара.
Хуҗалык исеме
“Нармока” ЧҖҖ
“Урта Девятово” ЧҖҖ
Нинди мәйданда уңыш җыелган
95%
93%
Гектардан уңыш
27,9 ц
26,4 ц
Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе уҗым чәчүгә кереште.
“Волга” ЧҖҖдә 980 гектарга арыш һәм 180 гектарга бодай чәчелгән. “Нармонка”да 684 га арыш, 150 гектарга бодай чәчкәннәр. Сүз уңаеннан, бу хуҗалыкта 551 гектар туңга сөрелгән.
Амбарларга бәрәңге һәм кәбестә озаталар. Монда да “Нармонка” алда бара – ике гектардан монда 54 тонна бәрәңге, 3,9 гектардан 205 тонна кәбестә алынган.
Арпа уру да тулы көчкә бара. Эш нәтиҗәсе сөендерә. Мәсәлән, “Сәетов” КФХда бер күрсәтмә басуда уңыш 47 ц чыккан!
Әлегә барлык хуҗалыклар да туңга сөрүгә тотынмадылар, чөнки беренче чиратта үстерелгән уңышны җыеп аларга һәм уҗым чәчәргә кирәк.
-Табигый ки, алдан әзерләнгәннәр агымдагы темпларны саклыйлар. Шул тәртиптә алар алдынгылар да, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Быел мул уңыш белән үзебезне дә, республиканы да сөендерә алмыйбыз. Бүген үзебезнең җитешсезлекләрне анализлау файдалы булыр иде.
Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов безнең районның мөмкинлекләре шактый дип исәпли.
-Шуңа күрә үз проблемаларыбызны чишүгә һәм агрегатларны һәм кеше ресурсларын нәтиҗәле файдалану өчен барлык тырышлыкны куярга кирәк, - диде район игенчеләренә Виталий Викторович.
Сүз уңаеннан
Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Виталий Германов озатуында урак барышы белән танышты һәм алдынгы игенчеләргә бүләкләр тапшырды. Михаил Павлович намуслы тырыш хезмәтләре өчен Юрий Алексеевка (“Урта Девятово), Ринат Хәсәнов һәм Салават Шәрәповка (Гинсбург В.С. КФХ), Фәргат Әхмәтшин, Марат Фазлыев, Илһам Шәвәлиев һәм Илнур Гыйниятовка (Зарипов Г.Б. КФХ) рәхмәтләрен белдерде. 2019 елда бөртеклеләрдән югары уңыш алган фермер Гафур Зарипов та билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев