Үз куллары белән мул уңыш үстергән
Безнең газета укучыбыз Вера Сәйфетдинова күп еллар инде бакчачылык белән шөгыльләнә. Август ае керде генә әле, ә безнең әбүнәчеләребез бакчаларында яшелчәләр һәм җиләк-җимеш өлгереп килә.
Вера Александровна һәр кич үз бакчасында – түтәлләргә су сибәргә һәм аларда өлгергән әйберләрне карарга кирәк. Тырыш хезмәт бушка китмәгән: тиз арада кып-кызыл эре помидорлар, кыяр, ташкабак һәм борычны җыеп алды. Бакча хуҗабикәсе аларны рәссам киндеренә лаек булырлык итеп матурлап төстәлгә тезде – натюрморт килеп чыкты.
-Быел помидор бик уңды, - дип сөйли тәҗрибәле бакчачы. – Иртә, тиз өлгерә торган сортларны утырттым, өстәвенә аларның уңышы да мул була. Ә эссе һәм кояшлы май иртә өлгерүгә китерде – беренче кызыл помидорларны ай азагында өздек. Хәзер “Кардинал” сорты өлгерә, ул эре җимешләре белән аерыла, кайберләре 1,5 килограммга җитә.
Вера Сәйфетдинова сөйләвенчә, кыяр һәм помидор орлыкларын сайлаганда ул безнең климатка туры килгән, тикшерелгән сортларга өстенлек бирә. Ә менә ташкабаклар һәм патиссоннар белән экспериментлар ясарга ярата.
Узган елда ул беренче мәртәбә ташкабакның яңа сортын утырткан – “Колобок”. Алар артык зур булып үсмиләр, әмма тәмлеләр. Минемчә эксперимент уңышлы булган.
Ә аннан бер ел элек безнең укучыбызның ярдәмче участогында чын-чынлап гигант ташкабак үскән. Аның озынлыгы 60 сантиметрга җиткән. Хуҗабикә сүзләре буенча, аның бакчасында ташкабак ел саен уңа, әмма мондый гигант беренче тапкыр.
-Гомумән, мин яшелчәләрне алай зур итеп үстерергә яратмыйм, - дип сүзне дәвам итә Вера Александровна. – Эш менә нәрсәдә, үстерелгән яшелчәләрнең күбесен эшкәртәм. Ә 30 сантиметрлы кыяр банкага сыймый. Шуңа күрә консервларга кечерәкләрен җыям, көзли һәм кышлый аларны рәхәтләнеп ашыйбыз.
Вера Сәйфетдинова бакчасында тагын бер үзенчәлекле үсемлек – порей суганы. Аның әйтүенчә, аның сабаклары да, яфраклары да ашарга яраклы. Аларны туңдырырга да була: кышлый үз рецептың буенча пешергән суган кәлҗемәсе бик тә тәмле була.
Мондый мул уңыш үстерү күп көч таләп итә – физик көч тә, тырышлык та. Бакча хуҗабикәсе үзенең зур булмаган бакчасында үзен һәм якыннарын тәмле һәм экологик чиста әйберләр белән сөендереп 30 еллап шөгыльләнә. Һәр эшнең үз остасы булган кебек, аның да яшелчәләр үстерүенең үз сере бар.
-Мин кәлшәләр белән беренче көннән сөйләшәм, - дип сөйли бакчачы. – Алар тере, үзара аралаша һәм авазларны ишетергә сәләтле организмнар, - дип дәвам итә бакчачы. Үсемлекләрнең кешеләр кәефен танулары исбатланган инде. Галимнәр без ишеткән авазларның кәлшәләр үсешенә тәэсир итүен раслаганнар.Шуңа күрә ничек кенә булса да бакчада күтәренке кәеф белән эшлим. Ә беренче уңышны һәрчак күршеләрем белән уртаклашам, яңа өлгергән яшелчәләргә алар да сөенсен. Әлбәттә, үз бакчамда химикатлар кулланмыйм: органик ашламалардан гына файдаланам.
Көн саен су сибү, чүп үләннәрен даими утау, корткычларга каршы эшкәртү, җирне ашлау – бу җиңел хезмәт түгел, әмма безнең мәкалә герое үзен алҗытмый гына бар күңелен биреп эшли.
Бакчачылык – финанс яктан да чыгымлы шөгыль: орлыклар, бакча кораллары алуга, теплица урнаштыруга шактый акча тотыла. Әмма хуҗабикә сүзләренчә, тотылган акчалар аклана: искиткеч эссе җәй булса да быел уңыш мулдан булды. Ә уңыш җыюның кызган чоры алда әле.
Әгәр дә сездә 2021 уңышы фоторәсемнәре һәм кызыклы вакыйгалар булса аларны novayakama@yandex.ru адресы белән электрон почтага җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев