Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Алдакчылар Avitoдагы сатучылар картасыннан акча урлый

Елгыр җинаятьчеләр банк карталарыннан акча урлауның тагын бер ысулын уйлап тапкан. Инде интернет-такталар аша товарлар сату турында белдерүләр урнаштырган күп кенә кешеләр зыян күргән.

Хәзер барысы да диярлек үз банк карталары реквизитларын чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамаганын белә, бу бигрәк тә пластикның арткы ягындагы саннарга кагыла. Әмма дүрт аяклы ат та абына.

 

Мошенниклар үз корбаннары итеп халыкта ихтыяҗ зур булмау яки бераз арттырылган бәя аркасында урнаштырылганнан соң беренче көннәрдә товарлары сатылмаган белдерүләр хуҗаларын сайлый башлаган. Алар, гадәттә, кичке вакытта шалтыраталар, чөнки бу вакытта оппонентның игътибары бераз кими һәм сатучыга товар артыннан әңгәмәдәшенең шәхсән килә алмавын, тик аны курьер яки таксист ала алачагын аңлатырга мөмкин. Моның белән бәйле рәвештә товар өчен турыдан-туры хәзер түләргә яки авансларга әзерлеген әйтәләр.

 

Бернинди өстәмә реквизитлар да сорамыйча, сатучыдан акча күчерергә кирәк булган карта номеры белән генә кызыксыналар. Бу тыелган мәгълүмат түгел һәм әңгәмәдәшендә бернинди шик тудырмый.

 

Сөйләшүне өзмичә, телефон мошеннигы акчаны ”монда һәм хәзер” күчерүне имитацияли. Потенциаль корбанын куркытмау аның мәнфәгатьләрендә. Сатып алына торган товарның параметрларын һәм характеристикаларын сорап, ул бик әдәпле аралаша, әмма оппонентны бераз ашыктыра, чөнки номерны тапшырганнан соң иң критик мизгел җитә. Сатып алучыга акчаның протекция коды белән җибәрелгән булуын җиткерергә кирәк, ул хәзер үк банктан сатып алучы телефонына керәчәк һәм күчерү операциясен тәмамлау өчен әлеге кодны әйтергә кирәк. Банктан хәбәр латиницада килә һәм, чыннан да, үз эченә берничә код санын ала. Бу вакытта җинаятьче сатучының игътибарын сөйләшү белән читкә юнәлтә, ул SMSны ахырына кадәр укымасын өчен, аны ашыктыра. Барлык бу ашыгычлык атмосферасы һәм «операция»не үткәрү вакытының соң булуы шуның өчен кирәк тә инде. Кодны хәбәр иткәннән соң аралашу өзелә.

 

Нәрсә булды соң? Барысы да бик гади. Илдә нәкъ менә "Сбербанк" карточкалары хуҗалары күп, шуңа күрә җинаятьчеләрнең сатучының нәкъ менә әлеге картага ия булуы турындагы фаразлары бик югары. Картага тоташтырылган смс-банкинг хезмәте җинаятьченең тормышын тагын да җиңеләйтә.

 

Сценарий буенча сатучыдан акча күчерү өчен бары тик карта номерын гына сорыйлар, бу да шикләнергә сәбәп түгел. Аннан соң операцияне тәмамлау өчен СМС-кодны әйтүне сорыйлар, ул сатучының банк картасына бәйле булган телефон номерына килергә тиеш.

 

Бу вакытта мошенник «Сбербанк Онлайн» битенә керә һәм элек хәбәр ителгән карта номеры буенча яңадан теркәлү үткәрә: идентификатор һәм аның шәхси кабинетына керү өчен пароль ала. Әлеге операцияләрне раслау өчен банк кодны СМС-хәбәр итеп җибәрә. Әгәр дә җинаятьчегә бу код билгеле булса, ул чакта, кем әйтмешли, “акчагыздан колак кактыгыз”.

 

Уяу, игътибарлы һәм билгесез номерлардан шалтыраткан кешеләр белән сөйләшкәндә сак булыгыз!

 

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=мошенники%20воруют%20онлайн&from=tabbar&pos=9&img_url=https%3A%2F%2Fst4.depositphotos.com%2F4805703%2F22702%2Fi%2F1600%2Fdepositphotos_227022590-stock-photo-man-in-robber-mask-uses.jpg&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Алдакчылар Avitoдагы сатучылар картасыннан акча урлый