Алдакчылар тагын банклар исеменнән эш итәләр
Алдакчылар банк исеменнән шалтыратып ышанучан кешеләргә исәп итәләр.
ЭЭМның ТР мәгълүмат үзәге хәбәрләре буенча, банк иминлеге хезмәте сылтавына фаразланган җинаятьләр саны сизелерлек кимегән. 2022 елның августы йомгаклары буенча ул 16% тәшкил иткән, ә узган елның гыйнвар-августында бу күрсәткеч 35% булган. Әмма соңгы вакытта алдауның бу төре арту күзәтелә.
Алдакчылар эшләнгән схема буенча эш итә. Банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип телефонга шалтыраталар, янәсе счетка рөхсәтсез керү турында хәбәр итәләр һәм карта реквизитларын сорыйлар, шул исәптән аның арт ягындагы кодын да.
Банклар “исеменнән” “сезнең карта заблокирована”, “сезнең карта буенча акчалар алалар” һәм башка текстлар язылган хәбәрләр җибәрәләр. Җинаятьче счетка кергәннән соң гражданның башка банкларда булган счетлары турында сорарга мөмкин Алынган барлык мәгълүматларны алдакчылар мобильле банкка керү өчен яки акчаларны чит счетка күчерү өчен файдаланалар.
Платик карточкалар хуҗаларына алдакчылар кармагына эләкмәс өчен иминлек кагыйдәләрен истә тоту мөһим. Сез әлегә вакытым юк һәм яңадан шалтыратыгыз дип әйтегез. Трубканы куегыз һәм мондый проблема бармы, юкмы икәнлеген белү өчен банк белән элемтәгә керегез. Исегездә тотыгыз, банкның иминлек хезмәте хезмәткәрләре бер кайчан да клиентларга шалтыратмыйлар һәм ПИН-кодлар һәм карточкадагы башка мәгълүматларны сорамыйлар.
Белешмә өчен: IT-технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләрнең саны Россиядә гыйнвар-июльдә 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев