Атабай юлында һәлакәтләр саны артты
Алда барган транспортны узып китүдә янга калдырылган биш секунд фаҗигагә китерергә мөмкин.
Лаеш районында 2021 елның 22 августында 12.43тә ике кешенең гомере өзелгән һәлакәт булды. Столбище Атабай юлының 22нче километрында һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше үлде, берсе төрле тән җәрәхәтләре белән РКБга озатылды.
Атабайдан Столбище ягына хәрәкәт итүче 43 яшьлек LIFAN X60 автомобилен йөртүче узганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлек сайламый, машина юлында транспорт чаралары урнашу тәртибен боза. Нәтиҗәдә ул каршы хәрәкәт кюветына төшеп китә һәм каплана. Тизлек югары була, йөртүче үзе һәм 24 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булалар. Артта утырган пассажир (32 яшь) төрле тән җәрәхәтләре ала. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм аны РКБга алып китә. Һәлакәт вакытында машина йөртүче иминлек каеш эләктермәгән була.
-Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Ашыкмагыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз, - дип мөрәҗәгать итә машина йөртүчеләргә Лаеш эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Сергей Барышев. - Узып киткәндә сез янга калдырырга теләгән биш секунд фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, кызганычка каршы ул чакта бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев