“Автобус” операциясе
Лаеш районында 2020 елның 11 августыннан 18енә кадәр «Автобус» оператив-профилактик чара узды.
Аның максаты - автобус хуҗалары һәм машина йөртүчеләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү.
- ЮХИДИ хезмәткәрләре техник яктан төзек булмаган автобуслар хәрәкәтенә аерым игътибар бирде, - дип аңлатты Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышев. - Полиция хезмәткәрләре транспортның техник хәлен, тахографның, ГЛОНАСС спутник навигациясе аппаратурасының, куркынычсызлык каешларының булу-булмавын һәм эшкә сәләтлелеген тикшерде. Яңа уку елы алдыннан балаларны йөртүче автобуслар игътибар үзәгендә.
Белешмә өчен: 2020 ел башыннан Лаеш районы территориясендә автобус йөртүчеләр тарафыннан 16 хокук бозу очрагы теркәлгән. Өч вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев