Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Балачакның хәерле юлы

Нармонкада яшәүчеләр үз балалары башлангычын елмаеп һәм актив катнашулары белән хупладылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең өлкән төркеме, "Перекресток" яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, яшь армиячеләр һәм профилактикалау мәктәп отряды әгъзалары "Йөртүчегә хат" акциясе үткәрделәр. Анда катнашучылар машина һәм автобуслар руле артында утыручыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауны үтенгән...

Нармонкада яшәүчеләр үз балалары башлангычын елмаеп һәм актив катнашулары белән хупладылар.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең өлкән төркеме, "Перекресток" яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, яшь армиячеләр һәм профилактикалау мәктәп отряды әгъзалары "Йөртүчегә хат" акциясе үткәрделәр.

Анда катнашучылар машина һәм автобуслар руле артында утыручыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауны үтенгән мөрәҗәгатьләр тараттылар. Ә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр хәрәкәттә катнашучыларга үз теләкләрен авылның бар кеше күрә торган урынына урнаштырылган стендка яза алдылар.

-Бу акциянең максаты - кечкенә җәяүлеләр һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итүгә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, - дип аңлатып үтте башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Ожмекова. - Без аны Лаеш районы ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ ярдәмендә үткәрдек.

Гөлшат Зәйнуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район