Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
иминлек

Балаларны имин йөртегез

26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча процедуралар комплексы үткәрә.

Узган ел балигъ булмаганнар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда тугыз кеше үлгән, ә 496сы яраланган. Пассажир балалар катнашында 210 авария теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 236сы яраланган.

Пассажир балалар һәлак булган барлык фаҗигаләр машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, өч очракта балаларны йөртү кагыйдәләрен бозылган.

2021 елның гыйнварында республика юлларында берничә авария булган, аларда өч пассажир бала, шул исәптән ике сабый һәлак булган. Барлык һәлакәтләрдә дә балаларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары үлемгә китергән.

Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына ярашлы төстә, балаларны җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәр алгы утыргычта, җиде яшькә кадәр арткы утыргычта йөртү аның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын (ДУУ) 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны ташу кагыйдәләрен бозуга юл куймауга ориентлаша. Мәсәлән, 2020 елда автоинспекторлар шундый 12 меңнән артык хокук бозу очрагын кисәткән. Хокук бозучыларга РФ КОАПның 12.23 маддәсе 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган. Бүгенге көндә балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар җәрәхәтләнүен булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөрес урнаштырганда һәм ДУУны кулланганда юл-транспорт һәлакәте очрагында яңа туган балаларның үлем куркынычы якынча 70% ка һәм 1-4 яшьлек балаларның якынча 54-80% ка кими.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев