Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Балыкчыларны ярдан аерылган боздан коткаручылар алып чыккан

Узган шимбәдә МЧС хезмәткәрләре Макаровка тирәсендә Мишәнең яр сызыгыннан биш километр ераклыктан тугыз балыкчыны коткара. Боз өстендә балык тотканда балыкчылар белән боз кисәге аерылып китә. Ирләр ярга мөстәкыйль төстә чыга алмыйлар. Һәм вакытында килеп җиткән МЧС хезмәткәрләренең белеп эш итүе аркасында гына балыкчылар куркынычтан котыла. ГИМС инспекторлары искәртә, һава шартлары...

Узган шимбәдә МЧС хезмәткәрләре Макаровка тирәсендә Мишәнең яр сызыгыннан биш километр ераклыктан тугыз балыкчыны коткара.

Боз өстендә балык тотканда балыкчылар белән боз кисәге аерылып китә. Ирләр ярга мөстәкыйль төстә чыга алмыйлар. Һәм вакытында килеп җиткән МЧС хезмәткәрләренең белеп эш итүе аркасында гына балыкчылар куркынычтан котыла.

ГИМС инспекторлары искәртә, һава шартлары үзгәреп торганлыктан район елгалары һәм күлләрендә боз әле нык түгел. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен боз каткан чорда сулыкларга керүдән тыелып тору дөресрәк. Тормыш күрсәткәнчә, ялгыш адым өчен кайчак иң кадерле нәрсә - гомер белән түләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИМС