Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Ваемсызлык үлемгә китерә

Тәмамланган су коену сезоны йомгаклары элеккечә үк борчулы. Район сулыкларында батучылар саны кимеми. Узган елда, мәсәлән, су коену сезоны корбаннары шул санда теркәлгән.

-Кешеләрнең суга батуларының төп сәбәбе - җиһазланмаган һәм тыелган урыннарда коену һәм исерек хәлдә суга керү, - дип сөйли ГИМС үзәгенең Лаеш участогы өлкән инспекторы Рөстәм Ибраһимов. - Район сулыкларында һәлак булучыларның барысы да үз ваемсызлыклары корбаны. Шунысы бераз тынычландыра, узган җәйге сезонда су коену урыннарында балалар батмады. Әмма сезон тәмамлануга тынычланып булмый. Көз җитүгә һәвәскәр балыкчылардан тыш балалар да куркыныч янаган төркемгә керә. Кыш алдыннан аларны ныгып бетмәгән боз магнит кебек тарта. Ата-аналарга, педагогларга бу вакытта балаларның һәр адымын контрольдә тотарга кирәк. Еш кына сулыклардагы бәхетсезлек очракларын битараф булмаган үтеп баручылар да кисәтә алалар. Әмма еш кына өлкәннәр балаларның бозда яки суда шаяруларын күрмиләр яки күрергә теләмиләр, бер нәрсә юк - үтеп китәләр. Өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һәм ваемсызлыгы нәтиҗәсендә быелгы җәйдә Кайбыч районында фаҗига булды, көн уртасында кече яшьтәге ике бала суга батты. Өч, дүрт, биш яшьлек балалар авыл уртасындагы сулыкка чукмарбашлар тотарга китәләр. Үзенә суырган саздан олырагы гына чыга ала. Икесен ләм суыра. Ә бит җирле халыкның каз, үрдәге йөзгән бу ясалма сулыкның тирәнлеге 40 см гына! Сулыкның тирән булмавы өлкәннәрнең игътибарын киметә һәм шулай фаҗигагә китерә.

ГИМС үзәге хезмәткәрләре балыкчыларга аз үлчәмле судноларда йөргәндә коткару жилетлары киюләрен үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Кагыйдә буенча алардан башка суднолардан файдалану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИМС водоемы итоги