Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Без уяулык күрсәтергә тиешбез

Яшьләр арасында экстремизм һәм милли каршылыклар таралу дәүләт һәм җәмгыять нигезенә салынган әкренләп тәэсир итә торган бомбага әйләнергә мөмкин. Күренекле сәясәтчеләр шундый фикердә. Безнең җәмгыять өчен экстремизмның төп куркынычы - аларның илебездәге төрле милләтләр, дини һәм социаль төркемнәр арасындагы татулыкка, сәяси һәм хокукый тотрыклылыкка кул сузуында. Татарстан - күп милләтле...

Яшьләр арасында экстремизм һәм милли каршылыклар таралу дәүләт һәм җәмгыять нигезенә салынган әкренләп тәэсир итә торган бомбага әйләнергә мөмкин.

Күренекле сәясәтчеләр шундый фикердә. Безнең җәмгыять өчен экстремизмның төп куркынычы - аларның илебездәге төрле милләтләр, дини һәм социаль төркемнәр арасындагы татулыкка, сәяси һәм хокукый тотрыклылыкка кул сузуында.

Татарстан - күп милләтле республика, анда төрле дин тоткан кешеләр бергә эшлиләр һәм ял итәләр, гаилә коралар һәм балалар үстерәләр. Катнаш гаиләләр күп.Шәһәрләр урамнарында мәчетләр янәшәсендә чиркәүләрне дә күрәбез. Ә Сабантуйда һәм Каравонда кулга кул тотышкан руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар... ны күрергә була.

Әмма экстремизм тарафдарларының безнең уртак йортыбызны җимерергә, дошманлашу орлыгы чәчәргә омтылулары, террорчылык актлары кылу куркынычы бар.

Аларга мондый мөмкинлек бирмәс, фаҗигане булдырмый калу өчен безгә уяулык күрсәтү зарур.

Экстремистларны ничек танып була

V Сүз дин темасына күчкәч кеше янәшәдәгеләргә карата усаллана. Башка фикерне кабул итми.

V Экстремистлар рәсми дингә каршы, дәүләт хакимиятенә каршы чыгалар.

-v Аларның биш тапкыр намаз укымаган туганнары белән мөнәсәбәтләре бозыла.

V Милли гореф-гадәтләрне кабул итмиләр.

vЭкстремист күп укый, тыелган экстремистлар оешмалары мәкаләләрен эзләп таба. Актив кеше спорт, көрәш белән шөгыльләнеп башка дин тотучылар белән көрәшкә әзерләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район