“Имин көпчәк – 2012”
Май башында Лаешның 1 гимназиясе базасында һәр елны уздырыла торган гадәттәге "Имин көпчәк" район конкурсы үткәрелде. Анда составларында 4-5 сыйныф укучылары булган 12 команда катнашты.
Дүрт станция - "Велоэстафета", "Автошәһәрчек", "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" һәм "Медицина" станцияләре җитди әзерлек таләп итте. Әзерлексез аларны үтү мөмкин түгел иде. Җыелган очколар саны буенча Габишево командасы иң яхшысы булды. Икенче урында - хәербилеләр, алар гадәттә призлы урыннар яулыйлар. Өченче урын - Лаешның 2 нче мәктәбендә. Конкурстан соң командалар җитәкчеләренең берсе: "Хәзер кыю төстә йөртү хокукына имтихан бирергә дә була", - дип шаяртты. Халык әйткәнчә, һәр шаяртуда бераз дөреслек бар.
"Имин көпчәк - 2012" конкурсын оештыручылар - ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУ Казан филиалы хезмәткәрләре мондый конкурслар юл хәрә-кәте кагыйдәләре буенча ныклы белемнәр бирә, ә анда катнашучылар үз яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора дип ышана - бу "ТР буенча юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" баш белгече Гөлшат Зәйнуллина фикере.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев