Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Бик ашыксаң да – каршыдагы хәрәкәт юлына чыгарга хокукың юк

​​​​​​​Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полкының административ законнарны үтәү бүлеге хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән видеороликларны даими күзәтеп тора.

Социаль челтәрләрнең берсендә “Лада Калина” автомабиле йөртүчесе каршы як полоса буйлап хәрәкәт иткән видеороликны ачыклаган. Полицейскийлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шоферны тапканнар, ул Казанда яшәүче 28 яшьлек ир булып чыга. Ир үз гаебен таныган.

  • Бик ашыктым, шуңа күрә каршы юлга чыктым, - дип аңлатты ул үзенең хокук бозуын. Хоккук бозучыга карата РФ КоАП 12.15 ст. 4 . буенча “ юл йөрү өлешендә, каршы як юл аша чыгу яки узу өчен транспорт чарасын урнаштыру кагыйдәләрен бозуга административ материал төзелде. Әлеге маддә буенча 5000 сум күләмендә административ штраф салу яки 4-6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.
  • Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез, дип чакыра Лаеш Эчке эшләр ЮХИДИ бүлегенең башлыгы Сергей Барышев.

Фото: https://www.pinterest.ru/pin/837669599425448698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев