Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Боз өстендә бәлане кисәттеләр

Рейд вакытында ГИМС хезмәткәрләре Мишәнең ныгып бетмәгән бозы өстендә яшүсмерне һәм пенсионерны бәладән коткардылар.

Фотоны Александр Пыренков бирде

ТР буенча әз үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Лаеш районы ГИМС начальнигы Александр Пыренков һәм Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу Рождественодан ерак булмаган Мишә култыгында чираттагы рейдны үткәрделәр. Рейдта катнашучылар өлкән яшьтәге ирнең яшүсмер белән бозга керүенә тап булдылар. Аларны бозның юка булуы турында кисәттеләр – бары 5 см һәм гомер өчен бик тә куркыныч. Әмма пенсионер төрле хәлдән котыла алуын расларга тырышты. Өстәвенә аның балалар чанасыннан башка бер нәрсәсе юк, бавы да, таягы да – боз ватылу очрагына үзен һәм оныгын коткарырлык бер нәрсәсе юк.

ГИМС хезмәткәрләре Рождественода яшәүче өлкән кешегә беркетмә төзеделәр: мондый хокук бозу өчен аңа 1,5тән 2 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза бирелә.

-Мин тагын бер кат искәртәм, боз өстенә аның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаганда гына керергә ярый, - дип кисәтә ГИМС начальнигы Александр Пыренков. – Ә бу очрак башка сыймый: үзеңне кызганмасаң, оныгың турында уйларга кирәк...

Боз өстенә кергәндә үзең белән һәрчак бау һәм коткару жилеты булырга тиеш. Аяныч хәлдә калмау өчен алдан хәстәрен күрү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Боз өстендә бәлане кисәттеләр