Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Янга калдырган акчалар бала гомерен кире кайтармый

ТР ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 2012 елның беренче ике аенда республика территориясендә балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала үлгән, 63е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

"Мартның беренче көнендә генә дә Татарстанда 19 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 4 кеше үлгән, аларның икесе - сигез һәм унбер яшьлек балалар. Пассажир балаларның җәрәхәтләнүе белән бәйле хәл аеруча борчый, - дип алда китерелгән статистикага аңлатма бирә Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Устюжин. - Кагыйдә буларак, мондый фаҗигаләрнең сәбәп-ләре машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы белән бәйле, алар арасында иң киң таралганнары - катлаулы юл-метеорологик шартларда тизлекне арттыру һәм балаларны йөрткәндә бала креслоларыннан файдаланмау".

Язның беренче көнендә фаҗига Казан-Оренбург автоюлының 146 километрында була. Көчле кар ява, күз күреме начарлана һәм транспорт белән идарә итү авырлаша. "Дэу Нексия" йөртүчесе, идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга, ә анда бу вакытта автобус килә торган була... Җиңел автомобильнең сигез яшьлек пассажиры фаҗига урынында һәлак була. Машина йөртүче белән тугыз һәм сигез яшьлек ике бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алалар. Автомобильдә бер балалар креслосы да булмый. Берничә сәгатьтән соң Азнакай районында да шуңа охшаш фаҗига була.

Балалар белән юлга чыкканда шуны белергә кирәк, автомобиль сәгатенә 50 км тизлек белән генә барганда берәр киртәгә бәрелсә дә, пассажирның авырлыгы 30 тапкырга арта. Әгәр сабыйның авырлыгы 10 кг булса, бәрелешү вакытында аның авырлыгы 300 килограммга җитәчәк! Баланы кулда тотып калу, бигрәк тә хатын-кызга, мөмкин түгел икәнлеге аңлашыла. Шуның өстенә, юл-транспорт һәлакәте вакытында иминлек каешлары кулланмаган өлкәннәрнең баланы үз авырлыгы белән кысу очраклары еш була.

"Бөтен дөньяда балалар куркынычсызлыгына аерым әһәмият бирәләр, - дип раслый С.Устюжин. - Мәсәлән, Канадада әти-әниләре яңа туган баланы махсус бишектән башка бала тудыру йортыннан алып китә алмый. Балаларны машинада махсус җайланмаларсыз йөрткән өчен Германиядә 40 евро күләмендә штраф салына (бүгенге курс буенча - 1,5 мең сум, Ред.). Мондый бозулар өчен башка илләрдә дә кырыс җәза чаралары кулланыла. Россиядә мондый хокук бозу өчен 500 сум күләмендә штраф каралган".

Балалар иминлеге өчен зарур махсус җайланмалар сатып алуда янга калдырылган акча өлкәннәр ваемсызлыгы корбаны булган бала гомерен кире кайтармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП дети статистика