Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Мәктәп укучылары автомобиль сөючеләрне тәртипкә чакырды

"Машина йөртүчегә хат". Бу көннәрдә Лаешның 2 нче мәктәбе алтынчы сыйныф укучылары шушы исем астында акция үткәрделәр.

Плакат һәм хат-мөрәҗәгатьләр белән урамга чыгарга аларны килеп туган хәл мәҗбүр иткән. Лебедева урамы -Лаешта хәрәкәт күп булган урамнарның берсе. Ул урамда балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе, икенче мәктәп, мәдәният йорты, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, музей, административ биналар, автовокзал, кибетләр урнашкан. Аның буенча көн саен укучылар мәктәпкә ашыга, коляскадагы балалары белән әниләр йөри. Төштән соң яшь музыкантлар һәм рәссамнар дәрескә бара, ә кичен мәдәният яратучылар концертларга ашыга. Кызганычка каршы, куелган билгеләр һәм юлда сызыклар булуга карамастан, машина йөртүчеләрнең бер өлеше "зебра"да җәяүлеләрне үткәрү, тизлекне киметү таләпләренә игътибарсыз карыйлар. Күрәсең, алар әхлак нормаларына гына түгел, закон таләпләренә дә буйсынмаска мөмкин дип саныйлар. ЮХИДИ һәм ЮХИ дирекциясенең Казан филиалы хезмәткәрләре мәктәп укучылары инициативасын яклап чыкканнар. Полициянең өлкән лейтенанты Мөдәррис Газизуллин зәңгәр чит ил машинасын туктата. Ачык төстәге жилет кигән кыз машина янына килә, үзе белән таныштыра. "Без "Машина йөртүчегә хат" акциясе үткәрәбез. Зинһар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез", - дип ул руль артында утыручы яшь кешегә үзе ясаган мөрәҗәгатьне тапшыра. Тегесе елмая һәм законнарны үтәргә сүз бирә.

"Хөрмәтле машина йөртүче! Мин, 6 нчы "б" сыйныфы укучысы, Сездән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвегезне үтенәм. Безнең юллардан, шул исәптән үзәк Лебедева урамыннан күп машиналар йөри. Аларның кайберләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми, җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урыннарда туктамый. Ә урамнан бик күп кеше йөри бит, шул исәптән укучылар да. Мин Сездән тизлекне арттырмавыгызны, юл аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләрне үткәреп җибәрүегезне үтенәм. Бәлки сезнең дә балаларыгыз бардыр һәм көн саен алар да бу юлдан йөридер. Игътибарлы булыгыз!" - бу көнне укучылар тараткан хатларның эчтәлеге якынча менә шундый иде. Барлык әзерләнгән мөрәҗәгатьләр тапшырылгач, ЮХИ дирекциясенең Казан филиалы баш белгече Гөлшат Зәйнуллина акциядә катнашучыларга зур булмаган сувернирлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция безопасность школьники

2
X