Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Дөрес сайлагыз

Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, ташламалы рецептлар белән дарулар алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Дөрес сайлау бик мөһим: акчалата эквивалентны түгел, ә социаль хезмәтләр җыелмасын алу. Лаеш үзәк район хастаханәсе администрациясе Кеше үзен яхшы хис итә икән, күпләр үз сәламәтлеге турында уйламый. Шул чакта ташламаларны акчалата пособиегә алыштыру теләге туа. Шул ук...

Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, ташламалы рецептлар белән дарулар алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Дөрес сайлау бик мөһим: акчалата эквивалентны түгел, ә социаль хезмәтләр җыелмасын алу.

Лаеш үзәк район хастаханәсе администрациясе

Кеше үзен яхшы хис итә икән, күпләр үз сәламәтлеге турында уйламый. Шул чакта ташламаларны акчалата пособиегә алыштыру теләге туа. Шул ук вакытта җитди уйланырга кирәк. Ел дәвамында шикәр авыруы, онкологик авырулар, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һәм башкалар кебек каты авырулар ачыкланырга мөмкин. Аларны дәвалау күп кенә матди чыгымнар таләп итә. Шулай ук булган авырулар кискенләшергә мөмкин һәм ярдәмче терапиягә мохтаҗлык барлыкка килә. Шул ук вакытта кирәкле дәва ала алмау - гомуми хәлнең начарлану ихтималы ул. Югалткан ташламаларны ел дәвамында кире кайтару мөмкин түгел. Моннан тыш, даруларга бәянең даими артуы проблемасы да бар.

Исегезгә төшерәбез, дарулар белән тәэмин итү һәм санаторий-курортта дәваланудан файдалану хокукын бары тик Пенсия фонды идарәсенә шуңа туры килүче гариза биргәннән соң гына торгызып була. Кызганычка каршы, һәр елны лаешлылар, сәламәтлекләре начарлану сәбәпле, соцпакетны торгызу буенча үзәк район хастаханәсенә һәм хәтта сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итә. Ташламалы тәэмин итүне торгызу буенча карарны 2016 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча кабул итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз, сез бар киләсе ел өчен хәл итәсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район