Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Дуңгызларда африка чумасы һәм кошларда грипп. Алар гына җитмәгән иде...

​​​​​​​Лаеш райбашкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышы дуңгызларда африка чумасы һәм кошларда грипп таралу һәм бу авыруларны профилактикалауга багышланды.

Утырышны ачкан район башкарма комитеты рәисе Анатолий Новиков дуңгызларның африка чумасы белән авыру очракларының Пермь краенда, Чиләбе, Самара, Белгород өлкәләрендә һәм илнең башка төбәкләрендә теркәлүен әйтеп китте. Ә кош гриппы Самара, Оренбург, Төмән, Саратов өлкәләрендә һәм күрше Башкортстанда расланган. Шул сәбәпле Анатолий Александрович безнең төбәккә куркыныч инфекция керүгә юл куймау өчен хәл итү юлларын эшләү һәм Лаеш районында бу авыруларны булдырмау өчен чаралар күрү зарурлыгына басым ясады.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе ветеринар иминлек һәм дәүләт күзәтчелеге Алексеевски территориаль бүлеге начальнигы Ильяс Камалов чыгыш ясады. Ул әгәр районның нинди дә булса бер хуҗалыгында кош гриппы ачыкланса барлык кош юк ителәчәген, компенсациягә исәп итеп булмаячагын кисәтте. Кошларның авыру билгеләре – кикрикләре зәңгәрләнә, авыш-тәвеш йөриләр, тәрәтләре сыеклана, күзләре акая. Билгеләр күренгән очракта бу хакта кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итү таләп ителә, белгечләр килгәнче кошны аерып кую кирәк. Кош гриппының кешеләр өчен дә куркыныч булуы билгеле, туңдырылган иттә вирус ярты елга кадәр саклана. Ильяс Локман улы хәзер кошларны санитар һәм ветеринар озату документлары булганда, тикшерелгән урыннарда гына алырга кирәк, диде.

Дуңгызлар авыруларына килгәндә исә, илебездә африка чумасы белән зарарлануның 13 учагы ачыкланган. Ильяс Камалов узган елда Зәй һәм Алабуга районнарында, ә быел Яңа Чишмәдә авыру очрагы булуны искә төшерде.  Авыру каты, дәвалап булмый. “Африка чумасы” диагнозы куелганда бу пунктта (хуҗалыкта) карантин кертелә. Аның шартларына ярашлы төстә учактан 20 километр радиуста – барлык дуңгызлар юк ителә. Терлек азыгы да алына һәм юк ителә. Мәсәлән, Яңа Чишмә районында 20 баштан артык дуңгыз яндырылган. Шуңа күрә Ильяс Локман улы дуңгызлар һәм алар өчен азыкны барлык кирәкле документлар булганда гына алырга киңәш итә. Сәнәгатьтә җитештерелмәгән азыкларны өч сәгать дәвамында пешерү таләп ителә. Дуңгызларны ябык бинада яки яхшылап тотылган, аерым урыннарда тотарга, башка хайваннар белән йөртмәскә, иреккә чыгармаска кирәк. Ә бүген сатып алынган дуңгыз һәм кош итен яхшылап эшкәртү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев