Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Эчкән һәм чак кына кеше үтермәгән

Лаешта яшәүче бер юлы ике каты җинаятьтә гаепләнеп суд каршына басачак.

Лаеш район прокуратурасы үтерергә омтылган һәм үтерәм дип янаган өчен электә хөкем ителгән 38 яшьлек иргә карата гаепләүне раслады.

-2018 елның мартында хөкем ителүченең яшәү урынындагы танышы белән исерткеч эчемлек эчүе ачыкланды, - дип сөйли Лаеш район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. -  Килеп чыккан бәхәс барышында ул зыян күрүченең башына балта белән суга. Бәхеткә каршы, хатын фаҗига урыныннан вакытында китә, исән кала. Зыян күрүче уртача дәрәҗәдә имгәнә. Өстәвенә, хөкем ителүче, балта белән куркытып зыян күрүченең иренә дә яный.

Электә үтергән өчен хөкем ителгән ир үз гаебен өлешчә таныды. Җинаять эше карау өчен Лаеш район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев