Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Фаҗигале юл статистикасы

​​​​​​​2021 елның 1 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр Лаеш районында 54 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда үлүчеләр дә, имгәнүчеләр дә бар.

Бу һәлакәтләрдә 10 кешенең гомере өзелгән, 67се төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган, шул исәптән 18 яшькәчә 7 бала. 94 транспорт чарасына зыян килгән.

-Кызганычка каршы, күп кенә һәлакәтләр тизлек режимын тупас бозган яки каршы хәрәкәт юлына чыккан, моның имин булуына ышанмаган йөртүчеләр гаебе белән була, - дип аңлатып үтә Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Сергей Барышев. – Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау – бу кемнеңдер капризы түгел. Юлларда үзегезне тоту гамәлләрегез юл хәрәкәтендә башка катнашучыларның да сәламәтлеге һәм гомерен билгели. Бу хакта онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев