Габишевода яшәүче исерек хәлдә машинада йөргән өчен 30 мең түләячәк
Җәмәгать судьясының карары шундый.
Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия хәбәр итә: автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен Габишевода яшәүче Герасимов Василий Юрьевич (1983 ел, 15 ноябрь) җәмәгать судьясы карары белән 1 ел да 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Моннан тыш, Василий Герасимовка 30 мең сум күләмендә административ штраф та түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев