Гомер тоткан балыктан кыйммәт
Календарь кыш башы. Боз өстендә балык тотарга яратучылар иминлек турында онытып сулыкларга юл алалар.
Фотоны Александр Кузнецов бирде
Россия МЧСының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов боз туңу чорында су объектларында иминлекне тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында мәгълүмат бирде.
-Билгеле булганча, боз капламы формалашуга һава температурасы, явым-төшем күләме, су агымы һәм җил тизлеге тәэсир итә. Тотрыклы тискәре температура берничә көн элек кенә урнашты, - дип билгеләп үтте Юрий Владимирович. – Агым булмаган сулыкларда, елгалар култыкларында 5-7 см калынлыкта боз капламы формалашты. Имин боз капламы ясалу өчен каты салкыннар булмады әле.
Билгеле булганча, боз формалашу процессына сулыклардагы боз формалашуны тоткарлый торган явым-төшем дә тәэсир итә. Өстән төшкән явым һәм астан аккан су бозны юа. Каткан боз көчле җил тәэсирендә юкара, ватыла һәм җимерелә.
Коткаручылар сулыкларга кешеләр күпләп чыккан урыннарда боз калынлыгын регуляр үлчиләр. Лаеш районында аның калынлыгы биш сантиметрга да җитми. Шулай булуга да карамастан, курку белмәс балыкчылар балык каптыру өчен боз өстенә чыгалар. Ел саен кышкы чорда кешеләрнең боз астына китү очраклары теркәлә. Быел республикада кешеләрнең һәлак булу очраклары теркәлде инде.
-Кешеләр күпләп боз өстенә чыккан урыннарда хәлне контрольдә тоту өчен боз формалашу чорында сулыкларда ел саен һава мендәрле суднолар кулланып тәүлек әйләнәсе коткаручылар постлары куела, - дип аңлатып үтә Россия МЧСы ГИМСының Лаеш инспекторлар участогы җитәкчесе Александр Кузнецов. – Лаеш районында постлар Лаешта һәм Ташкирмән авылында эшли. Шулай ук җыелма мобильле патруль төркемнәр эше оештырылган, алар кешеләрнең боз өстенә керү куркынычы булган сулыкларда көн саен патрульлек итәләр.
Патруль төркемнәр халык белән юка боз өстенә чыгуның куркыныч булуы турында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, шулай ук куркыныч участокларда кисәтү аншлаглары урнаштыралар. Боз калынлыгы 7 см дан ким булганда бозга керү очрагы ачыкланганда, патруль составында булган җирле үзидарә органнары вәкилләре ТР КоАПның 3.10 маддәсе буенча бер мең ярымнан ике мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарта алалар.
Коткаручылар сүзләре буенча, чишмәләр булган, агым көчле булган, куаклар, үләннәр өскә чыгып торган, сулыкка чишмәләр койган яки җылы сулар аккан урыннарны читләтеп үтү кирәк. Бәкеләр, катмаган урыннарга якын килмәгез, балык тоту өчен тишелгән урыннар күп булган урыннарга саклык белән килү сорала.
-Исегездә тотыгыз, салкын суга төшкәндә вакыт секундлар белән исәпләнә, - ди Александр Кузнецов. – Ә коткаручыларга иң якын посттан килү өчен дә вакыт кирәк. Су температурасы нуль тирәсе булганда биш минуттан кеше туңа. Боз капламының ныгуын көтегез, юкка үзегезне куркыныч астына куймагыз. Бер нинди балык та гомер бәясенә тормый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев