Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Игътибар: кош гриппы!

Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы районнары шәхси хуҗалыкларында кош гриппы учаклары ачыклану сәбәпле Татарстанга тере кошлар кертү, алып чыгу һәм сату тыела.

Тыю ТР баш дәүләт ветеринар инспекторы карары нигезендә гамәлдә һәм аның аерым боерыгына кадәр дәвам итә. Россия Федерациясендә илнең 9 төбәгендә кошларның “А” гриппы буенча 58 учак карантин режимында, шул исәптән Татарстан белән күрше Чувашиядә һәм Самара өлкәсендә.

Йорт кошларында гриппны кисәтү буенча хуҗаларга түбәндәгеләр тәкъдим ителә:

1.Шәхси ярдәмче хуҗалыкта кошлар асраганда санитар-гигиена һәм ветеринар-санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне саклау мөһим, Лаеш районы ветеринария хезмәтенә кирәкле профилактик чаралар уздыру өчен мөмкинлек бирү.

2.Йорт кошларын ишегалды территориясеннән читкә чыгармаска, кыргый кошлар белән аралашуга юл куймаска, аеруча су кошлары белән.

3. Йорт кошлары азыгы саклана торган урыннарга кыргый һәм синантроп (кеше янәшәсендә яшәүче) кошлар  кермәсен өчен тәрәзәләр һәм ишекләрне ябарга.

4.Азык калдыкларын ашату алдыннан пешерергә кирәк.

5. Йорт һәм декоратив кошларны сату рөхсәт ителгән урыннардан гына алырга һәм сатучыдагы ветеринар озату документларын карау таләп ителә.

Кошлар авырганда яки кинәт үлгәндә тиз арада 2-70-01 яки 2-70-02 телефонына тиешле чаралар күрү өчен район ветеринария хезмәтенә хәбәр итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев