Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Җинаятьләрне ачуда белемнәр, сиземләү һәм үҗәтлек ярдәм итте

Лаеш эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальникларының берсе Вячеслав Лысов. Ул карьера баскычының барысын үтә: машина йөртүче – дежурный ярдәмчесе – оперуполномоченный – өлкән опер – җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары – УГРО начальнигы – криминаль полиция начальнигы – полиция начальнигы.

Лаеш урта мәктәбен тәмамлагач ул Лаештагы 113нче СПТУга керә. Аннан соң армиядә хезмәт итә, демобилизацияләнгәч ике ел РУЭСта эшли. Әмма аның күңеле тыныч булмый һәм ул 1992 елда Лаеш эчке эшләр бүлегенә килә. Һөнәрнең белем таләп итүен аңлап Вячеслав Михайлович югары юридик белем ала. Ул үз остазын – яшь оперативникны күп нәрсәләргә өйрәткән УГРО начальнигы Василий Егорович Щербаковны рәхмәт хисләре белән искә ала.

Җинаятьләрне ачуда Вячеслав Лысовка белемнәре, эчке тоемлавы һәм үҗәтлеге ярдәм итә. Мәсәлән, “кара риелторлар” белән булган очракта. 2010 ел Столбищеда булган серияле үтерүләр белән истә кала.

-Тетеевода сәер мәет табалар: башы янган, кул чуклары кисеп алынган, - дип искә төшерә Вячеслав Михайлович. -  Сурәтләүләр, билгеләре буенча хәбәрсез югалган кешеләр арасыннан эзли башладык. Безнең “үтерелүчене” таныган кешеләр дә табылды. Аның ялгыз яшәве, ә квартирасының күптән түгел сатылуы ачыкланды. Риелторлар белән эшли башладык, һәлак булучының кая баруын, кемгә йөрүен тикшердек. Оператив-тикшерү эшләре барышында эшчеләре гел алышынып торган төзелә башлаган зур йорт хуҗасына чыктык. Күршеләре сүзләре буенча, бу йорт канлы акчаларга төзелә. Аларның шикләнүләре дөрес булып чыкты. Ныклы дәлилләр алдында яңа төзелеш хуҗасы ялгыз, түбән тәгәрәгән кешеләрне яллавын, аларның квартираларын сату-алуны рәсмиләштерүен, ә аннары аларны үтерүен таныды. Күмелгән урыннарны да күрсәтте.

Таски йөртүчене үтерү дә оператив ачыла. 2000 елда Чирпыда язгы кыр эшләре барышында тракторчы очраклы төстә билгесез ир мәетенә тап була. Милициягә хәбәр итә. Тагын четерекле эш, дәлилләр җыю башлана. Һәр башка эштәге кебек бу эштә дә бар вак-төяк мөһим. Чирпыда, күрше авылларда яшәүчеләр белән сөйләшәләр. Сораштырылучыларның берсе Усадыда танышларының “җиделене” өлешләп сатулары турында ычкындыра. Эшлекле хуҗа өенә баралар. Оперативникларны сиземләүләре сынатмый, бу җинаятьне дә ачалар. Кузов калдыкларын табалар, җинаятьче дәүләт номерын авыл туалетына ташлаган. Оперативниклар иренмиләр – аны суырталар, номер билгеләрен табалар.

-20 елда күп нәрсәләр үзгәрде, - ди Вячеслав Михайлович Лысов. – Без тату эшләдек. Коллективыбыз көчле иде, шуңа күрә җинаятьләр дә ачылды. Бер тикшерүче яки оперативник күп булдыра алмый. Барлык хезмәтләрнең үзара килешеп эш итүе зарур. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Татарстан ЭЭМ линиясе буенча комплекслы тикшерү йомгаклары күрсәткәнчә, Лаеш районы эчке эшләр бүлеге ОУРы икенче категория районнар арасында республикада яхшыларның берсе булып тора. Ә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә Чечняны үткән оперативниклар хезмәт итә. Мәсәлән, өлкән оперуполномоченный Рәис Гатин кайнар нокталарда ике тапкыр булган.

Вячеслав Лысов 2014 елда подполковник званиесендә пенсиягә чыга. Бүләкләре дә бар: “Хәрби бердәмлек өчен” медале, “Отличник милиции” билгеләре һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы