“Кама диңгезе” пляжында машиналарны эвакуацияләү башланды
Үз машиналарын пляжга китәр алдыннан куйган урында күрмичә, күп кенә йөртүчеләр аптырашта калачак.
Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Кама диңгезе» пляжы тирәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып куеп калдырылган машиналарны эвакуацияләргә кереште.
Җирле халыкның авырткан җире - ял итүчеләрнең машиналарын куюы. Өстәвенә, алар үз транспорт чараларын теләсә кайсы җиргә һәм үзләренә ничек җайлы, шулай куялар. «Тукталыш тыелган» яки хәтта «Тукталу тыелган» билгесе йөртүчеләрне аз борчый. "Башкаларга мөмкин булгач, нигә миңа ярамый?» принцибы белән эш итәләр.
Бу хәлне Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре контрольгә алды.
- Машиналар махсуслаштырылган тукталышка эвакуацияләнә, - дип аңлатма бирде юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Владимир Николаев. - Машина йөртүчеләргә парковка кагыйдәләрен бозган өчен 1500 сум күләмендә административ штраф түләргә туры киләчәк. Өстәвенә, эвакуатор хезмәтләре өчен дә. Мондый рейдлар «Кама диңгезе» пляжы тирәсендә көн саен үткәреләчәк.
Без әңгәмә корганда, полициягә бер җиңел машина хуҗасыннан машинаның урлануы турында шалтырату килде инде. Белмим, ул машинасының махсус тукталышта булуын белгәч җиңел суладымы, әллә кәефе кырылдымы икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев