Камада баткан ир-атның гәүдәсен водолазлар тапкан
Имәнкискәдән ерак түгел Камада дуслары белән елгада ял иткән 22 яшьлек егет батып үлгән.
Фотоны Федор Кузнецов бирде
Аларның сүзләренә караганда, бөтен компания алкоголь кулланганнан соң су коенырга киткән. Ир-атлар суга чума, йөзә. Ә ярга чыга башлагач, гр. Тның алар белән юк икәнен күрәләр.
Кием-салымы һәм телефоны ярда була, ә аларның хуҗасы беркайда да күренми. Шул ук вакытта ярдәм турында кычкыруларны да берәү дә ишетмәгән. Дуслар чаң кагалар.
2 нче зона эзләү-коткару отрядының коткаручылары 100х100 кв.м радиуста Кама акваториясен һәм 1500х200 м яр линиясен тикшерәләр. 19.00 сәгатьтә эзләү туктатыла, чөнки водолазларны җәлеп итәргә кирәк була. Алар баткан яшь кешенең гәүдәсен ярдан 140 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектән табып алалар.
-Коткару постлары белән җиһазландырылмаган урыннарда коену тыела, - дип искә төшерә Лаеш эзләү-коткару гарнизоны башлыгы Федор Кузнецов. - Шулай ук җәмәгать урыннарында алкоголь эчү һәм эчкәч коену тыела. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев