Казан аэропортында исерек скандалчы тоткарланган
Транспорт полициясе хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тәртипсезлек оештырган исерек гражданны тоткарлаган.
Казан шәһәре аэропортында полиция линия бүлегенең дежур частенә авиапредприятиедән бер пассажирның хулиганлык факты буенча гариза килә.
Полицейскийлар Санкт-Петербургта яшәүче 33 яшьлек ир-атның аэропортта исерек хәлдә булуын, җәмәгать тәртибен тупас бозуын ачыклаган. Ир-ат төрле ямьсез сүзләр белән кычкыра, тирә-юньдәгеләрнең тәртипсезлекне туктатырга чакырып кисәтүләренә җавап бирми. Хокук бозучыны аның танышы, шулай ук анда килгән транспорт полициясе хезмәткәрләре тынычландырырга һәм хәлне тыныч кына хәл итәргә маташа.
Тик ир үзен агрессив тотуын дәвам итә һәм чираттагы кисәтүдән соң аэропорт вәкиленә суга. Полицейскийлар тәртип бозучыны тоткарлыйлар һәм ачыклау өчен Казан шәһәре аэропортындагы полиция линия бүлегенең дежур частенә китерәләр.
Әлеге факт буенча Россия ЭЭМның транспорттагы Казан линия идарәсенең тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 213 маддәсенең 2 өлешендә (Хулиганлык) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәнең санкцияләрендә каралган максималь җәза - җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Хәзерге вакытта шик астындагыга карата суд тарафыннан сак астына алу сыйфатында кисәтү чарасы сайланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев