Кече туганнарыбызны саклыйк
Узган ел азагында 2018 елның 27 декабрьдәге “ Хайваннар белән мөрәҗәгать итүдә җаваплылык турындагы һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы №498-ФЗ Федераль законы гамәлгә керде.
Хәзер хайваннарга карата гумансыз мөнәсәбәт күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгы, шулай ук зур күләмдә штраф яки мәҗбүри эшләр каралган.
РФ Җинаять кодексының (УК РФ) 245 маддәсе буенча хайваннарны җәберүдә гаепле өч елдан биш елга кадәр төрмә срогы алырга мөмкин. Шулай ук аңа йөз мең сумга кадәр штраф (яки хөкем ителүченең ярты еллык кереме күләмендә), мәҗбүри яки төзәтү эшләре (360 сәгатьтән шул тәртиптә бер елга кадәр) билгеләнә.
РФ ҖКның актуаль версиясе хайваннар белән явыз нияттән кырыс эш итеп яки хулиганлык белән хайванны имгәтеп яки аны җәберләп, аны үлемгә китерсә җинаять дип исәпли. Җинаять берничә кеше тарафыннан кылынса, балалар җәберләүнең шаһите булса, җинаятьчеләрнең явызлыклары чиктән ашса, хайванны җәберләү төшерелсә һәм аның нәтиҗәләре ММЧ, Интернетка яки башка мәйданчыкларга куелса бу хәлне тагын да катлауландыра.
Россиядә хайваннарны саклау турындагы яңа закон шулай ук РФ ҖКның 258.1 маддәсенә төзәтүләр кертте, алар кыйммәтле кыргый хайваннарны законсыз тоткан өчен җаваплылыкны көйли. Хәзер җинаять җаваплылыгын күздә тоткан гамәл өчен биш елга кадәр колония һәм ике миллион сумга кадәр штраф салына. Моннан тыш, 2022 елның 1 гыйнварына кадәр зообакчалар, цирклар, дельфинарийлар, окенариумнар, зоотеатрлар хайваннар асрау һәм алардан файдалану өчен лицензия алырга тиешләр.
Яңа закон түбәндәге гамәлләрне тыя:
-кыргый хайваннарны квартирларда, шәхси йортларда һәм бакча участокларында асрау;
-моның өчен билгеләнмәгән урыннарда хайваннар белән сату итү;
-хайваннар катнашында сугышлар оештыру;
-ерткычларны керү ирекле булган ачык урыннарда тере хайваннар белән ашату;
-хуҗасы мәгълүматлары булган хайваннарны тоту (мәсәлән, муенчагында биркалары булган);
-хуҗасыз хайваннарны дарулар, башка матдәләр ярдәмендә, хайваннарны имгәтә, җәрәхәтли торган яки аларның үлеменә китергән алымнар һәм техник җайланмалар белән тоту;
-моның өчен билгеләнмәгән урыннарда приютлар оештыру (мәсәлән, квартирда).
Закон җәмәгать инспекторы аңлатмасы кертә, ул дәүләт күзәтчелеге органнары белән хезмәттәшлек итә һәм ирекле нигездә хайваннарны асрау шартларын тикшерә ала.
Федераль закон таләпләрен бозган өчен хайваннар хуҗалары һәм башка затлар РФ законында каралган тәртиптә җаваплылыкка тартылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев