Хайваннарны вакцинацияләү – бу сезнең өчен
Котыру – кеше өчен дә, хайваннар өчен дә куркыныч йогышлы авыру. Котыру авыруына бәйле проблемалар турында хәбәрчебезгә ветберләшмә ветеринария табибы Мәдинә
Новикова сөйли.
Рәзинә Фаязова фотосы
Котыру авыруы ничек йогарга мөмкин?
-Вирус котыру авырулы хайваннар селәгәендә, шулай ук күз яшьләре һәм бәвелендә була. Вирус чыганагы кыргый җәнлекләрдә дә, йорт хайваннарында да булырга мөмкин. Әмма кешеләр өчен аеруча язгы-җәйге чорда төлкеләр, хуҗасыз этләр һәм мәчеләр куркыныч булып тора. Котыру авыруы белән зарарланган җәнлекләр тешләгәндә вирус аларның селәгәйләре белән зарарланган тире аша яки лайлалы тышча аша керә.
Авыруның төп билгеләрен санап үтсәгез иде.
-Адекват булмаган халәт; кыргый җәнлекләр авырганда саклык хисен югалталар, башка хайваннар һәм кешеләргә якын киләләр, ә йорт хайваннары чиктән тыш ягымлы яки куркучан, йоклаучан булалар. Хуҗа әмерләрен тыңламыйлар, исемнәренә игътибар итмиләр. Аппетитлары чиксез: ашарга ярамаган әйберләрне, җир ашыйлар. Селәгәй агу һәм укшу котыру билгеләре булып тора, хайван тигезлеген саклый алмый, атлаганда сөрлегә. Еш кына аскы казна параличлана һәм ул асылынып тора. Аңа ачык авыз һәм аннан аккан селәгәй характерлы билге.
Әгәр котыру авыруы булуга шик туса нишләргә?
-Терлегегез котыру авыруы белән зарарланган дип аз гына шикләнсәгез дә, кичекмәстән ветеринария белгече белән элемтәгә керегез. Хайванны аерым бинага (яки читлеккә) ябыгыз һәм аның селәгәенә тимәскә тырышыгыз. Әгәр сезне чит эт тешләсә, аның хуҗасын ачыклагыз, ә аннан соң кирәкле чаралар күрү өчен медицина учреждениесенә һәм ветстанциягә мөрәҗәгать итегез. Котыру авыруы ачыкланганда зыян күрүче тормышын вакцина гына саклап кала.
Йорт хайваннары һәм кешеләр авыруын кисәтү өчен районның ветхезмәте нинди профилактик чаралар күрә?
-Ел саен районның ветхезмәте егерьлар белән кыргый ерткычларга өч тапкыр ораль вакцинация үткәрә – алар күпләп җыелган урыннарга вакциналар тараталар, йорт хайваннарына котыруга каршы бушлай прививкалар ясала. Әмма этләр һәм мәчеләрнең барлык хуҗалары да үткәрелгән чараларның мөһимлеген аңламыйлар. Үз иминлегегез максатында йорт хайваннарына профилатик вакцина ясату зарур. Лаеш районы ветеринария хезмәте кешеләрнең йорт һәм кыргый хайваннарга аеруча игътибарлы булуларын сорый.
Районда бушлай прививкаларны кайда ясыйлар?
-Теләге булганнарның барысын мәчеләренә, этләренә прививка ясату өчен безнең ветберләшмәдә көтәбез.
Котырудан вакцинация бушлай, чыгым матермаллары өчен түләү – 25 сум.
Әңгәмәне Ольга Изотова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев