Коронавирус юл хәрәкәте кагыйдәләрен юкка чыгармый
Көн саен Лаешның ЮХИДИ бүлеге экипажлары полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә патрульгә чыгалар.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында Лаеш районында транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүнең11 факты кисәтелде.
Кызганычка каршы, пандемия чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр саны кимеми.
-Машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын кулланмыйлар, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң транспорт чаралары белән идарә итәләр, - дип хәбәр итә Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышев. - Әйтик, апрель башыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең 11 очрагы кисәтелде.
Әмма көрәш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән генә бармый. Коронавирус таралуга киртә кую - полиция хезмәткәрләре алдында торган тагын бер бурыч. Алар машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның өйләреннән читтә булуы законлы булу-булмауны тикшерәләр. Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларның барысына да РФ КОАПның 20.6 маддәсе буенча беркетмәләр төзелә.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәү - коронавируска каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларының берсе. Квартир һәм йортлардан кирәк булмаганда чыкмагыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев