Кош гриппына каршы көрәшкә әзерләр
Лаеш районында кош гриппы куркынычын юк итү буенча өйрәнүләр булды. Александровка авыл җирлеге территориясендә үткән өйрәнүләрдә эпизоотик хәлләргә каршы торучы җыелма отряд катнашты.
Өйрәнүләрдә барлык профильле ведомстволар вәкилләре катнашты: Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, ТР буенча Роспотребнадзор һәм Россельхознадзор идарәләре, МЧС, полиция, район башкарма комитеты һәм башкалар. Барлык хезмәтләр кыр шартларында диагностикалау һәм чирне юк итү чаралары үткәрү өчен кирәк булган заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигы Габделхак Мотыйгуллин өйрәнүләр уйдырмасын игълан итте. Аңа ярашлы төстә кошчылык фабрикасы территориясендә кошларның күпләп үлүе турында хәбәр килгән. Районның эпизоотик хәлләргә каршы тору отряды урынга юл алды.
-Россиядә кошлар гриппы таралу куркынычы бар, - дип аңлатып китте Габделхак Госман улы. – Быел Самара, Оренбург өлкәләрендә һәм Башкортстанның Татарстан чигендәге төбәкләрендә авыру учаклары ачыкланды. Ә берничә ел элек Лаеш районында бу яман авыру булды инде, шул сәбәпле кошларны юк итәргә туры килде. Шуңа күрә мондый авырулар килеп чыкканда инфекция таралуга юл куймау өчен карарларны оператив кабул итү кирәк.
Өйрәнүләр тәүлек әйләнәсе эшли торган карантин постлар эшен күрсәтүдән башланды. Шартлы авыру учагы булган территориягә кергән һәр автомобильне туктатып полицейскийлар документларны тикшерделәр һәм аннан соң алар дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртелделәр. Чынбарлыкта кошлар һәм азык күчерү тыела, авыру учагы территориясендә биналар, техника һәм монда эшләүчеләр дезинфекцияләнә.
Лаборатория белгечләре үлгән кошлар үләксәләре үрнәгендә ветеринария лабораториясенә җибәрү өчен биологик һәм патологик материалны тикшерүгә алуны, аларны лаборатор тикшерү алымнарын, шартлы эпизоотик учакта кошларны кансыз сую һәм үлгәннәрен юк итүне күрсәттеләр. ТР МЧСының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге начальнигы Павел Родионов Лаеш белгечләренең куркыныч инфекция учагын юк итүгә әзерлекләре яхшы булуны билгеләп үтте.
Чара Лаеш районы территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәлне һәм авыруны профилактикалау һәм аның таралуына юл куймауны тикшерү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев