Лаеш районы сулыкларындагы юка боз тормыш өчен куркыныч тудыра
ГИМС инспекторлары сулыкларда бозлавык чорында фаҗигаләрне ничек булдырмау турында сөйләделәр.
Коткаручылар балыкчыларга кышкы балык тоту сезонын тотрыклы салкыннар башланганнан соң гына ачарга киңәш итә. Хәзерге вакытта республика сулыкларында бозның калынлыгы һәм ныклыгы җәяү йөрү яки боз астыннан балык тоту өчен җитәрлек түгел. Кешеләрнең бозда булуы куркыныч булмасын өчен аның калынлыгы ким дигәндә җиде сантиметр булырга тиеш, ә хәзер ул бишкә дә җитми.
-Һәр балыкчыга һәм сулыклар буйлап кышкы сәяхәтләрне яратучыга бозда үлем куркынычы барлыгын истә тотарга кирәк, — дип кисәтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГИМСның Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Кузнецов. — Аның структурасында ярыклар, тишекләр һәм боз катмаган урыннар барлыкка килә. Алар һәрвакытта да сизелми, чөнки кар белән капланган.
Шуңа күрә үзең белән кул чәнечкеләре кебек иң гади куркынычсызлык чаралары булырга тиеш, алар бозга эләгергә һәм судан чыгарга мөмкинлек бирә. Пешня булырга тиеш (бәкеләр ясау өчен лом — ред.искәрмәсе) яки бозның калынлыгын тикшерү өчен таяк. Әгәр лом астында боз төшеп китсә, аның буенча һич кенә дә барырга ярамый. Бозның торышына да игътибар итәргә кирәк. Кара, үтә күренмәле боз — иң ышанычлысы. Әгәр дә ул ак төстә икән — бу кар бозы, аның ныклыгы күпкә аз.
Коткаручылар балыкчылар арасында аңлылык арта баруын билгеләп үттеләр. Кайбер балыкчылар, юка бозга чыкканда, үзләре белән коткару жилетларын, поясларны яки ашыгыч очраклар өчен «Александровның коткару тросын» алалар. Боз астына төшеп киткән очракта, алар бәлагә эләккән балыкчыларга яхшы ярдәм.
Александр Владимирович хәбәр иткәнчә, Лаешта һәм Ташкирмәндә Кама ярында ике вакытлы коткару посты эшли, аларда һава мендәрендә суднолар кизү тора(дежур). Шулай ук җыелма мобиль патруль төркемнәре эше оештырылган, алар балыкчыларның бозга чыгу куркынычы булган сулыкларда көн саен патрульлек итәләр. Әлеге патруль төркемнәренең төп максаты-профилактик әңгәмәләр үткәрү, юка бозга чыгу куркынычлыгы турында аңлату эшләре алып бару. Шулай ук патрульләр куркыныч участокларда тыю һәм кисәтү аншлагларын урнаштыралар.
-Балаларның юка бозга чыгуы тормыш өчен зур куркыныч тудыра, — дип өстәде Александр Кузнецов. — Ата-аналар катнашыннан башка күрелә торган профилактик чаралар нәтиҗәле булмаячак. Мәктәптә яки бакчада тематик дәресләр үткәрергә була, ләкин нәкъ менә гаиләдә сулык янында баланың үз-үзен куркынычсыз тоту культурасы формалаша. Кызганычка каршы, балалары белән бергә юка бозга чыга торган ата-аналар бар. Кемдер нәниләрне йөрергә чыгара, балалар белән боз астыннан балык тоту очраклары да булган, өстәвенә, иң гади коткару чараларыннан башка. Күп кенә өлкәннәр юка бозда баланы коткара алачакларына артык ышаналар. Чынбарлыкта алар үзләре сулыктан чыга алмаячак.
Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-Информ» матбугат үзәгендә узган брифингта суда балалар белән куркыныч хәлләрне булдырмау кирәклеген искәртте. Балаларның сулыклар янында контрольсез йөрүенә һәм уеннарына юл куймау, елга, күл һәм буалар янында үзләрен генә калдырмау мөһим. Сулык янында булганда, балалар ата-аналарының даими күзәтүе астында булырга тиеш.
Коткаручылар юка бозда кешеләрне күреп, битарафлык күрсәтмәскә сорыйлар. Иң яхшысы шунда ук 112 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Ул вакытта урынга, фаҗигане булдырмас өчен, вәкаләтләре һәм эш күнекмәләре булган белгечләр киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев