Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре балыкчыны коткардылар
Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре елымга төшкән балыкчыны коткардылар.
Фотоны Александр Пыренков бирде
Районның ГИМС начальнигы Александр Пыренков хәбәр иткәнчә, Мысы утравы (Лаештан 10 км чамасы ераклыкта) янында ир суга чума.
Һәвәскәр балыкчы анда мотоциклдан үзе ясаган зур резин көпчәкле снегоболотоходта бара. Техника авырлыгына чыдамаган боз ватыла. Бәхеткә каршы техника суга батмый, ир кеше аңа ябышып тора.
Балыкчы телефонын ала ала һәм коткаручыларга хәбәр итә. Коткару операциясенең ничек булуы турында Александр Пыренков видеосыннан карый аласыз.
-Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә керү куркыныч, - дип тагын бер кат кисәтә Александр Пыренков. – Боз өстендә балык тотарга барганда кармаклар белән бергә саклык чаралары алу кирәк: коткару жилеты, бау. Телефонны алу җиңел булсын өчен куртканың өске кесәсенә тыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев