Лаеш районы эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Сергей Барышевның ата- аналарга мөрәҗәгате
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның юллардагы иминлеге күп яктан сездән тора. Көзге каникул башланды, балаларның күбесе урамда уйный. Аларга үзләрен юлда ничек тоту кирәклеген аңлатыгыз.
Балаларның юл культурасы беренче чиратта гаиләдә формалаша. Аларны юл хәрәкәте
кагыйдәләренә өйрәтү белән бергә юлда ориентлашырга да өйрәтегез. Балалар өчен иң
беренче һәм абруйлы укытучы әти-әни ул. Әгәр алар үзләре юлны тиешле урында
үтмәсәләр яки иминлек каешын эләктермәсәләр, балалар бу кагыйдәләрне үтәрләр дип
әйтеп булмый. Шуңа күрә балаларны юлларда игътибарлы һәм сак булырга даими өйрәтү
һәм үзегезгә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү таләп ителә. Исегездә тотыгыз, 7 яшькәчә
балалар фәкать махсус креслоларда булырга тиеш. Тәүлекнең караңгы чагында яктылык
кайтаручы элементлардан файдаланыгыз!
Бу гади кагыйдәләрне саклау сезнең балалар һәм аларның сәламәтлеген сакларга ярдәм
итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев