Лаеш районы 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнә
Чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрү - гади бурыч түгел. Кабул итүче якка зур җаваплылык йөкләнә. 2018 елда үтәчәк дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында бар кешегә дә эш җитәрлек: төзүчеләргә дә, оештыручыларга да. -Чемпионат үткәрүдә иминлек өчен җавап бирүче хезмәтләргә аеруча җаваплылык төшә, - дип исәпли ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы...
Чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрү - гади бурыч түгел. Кабул итүче якка зур җаваплылык йөкләнә.
2018 елда үтәчәк дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында бар кешегә дә эш җитәрлек: төзүчеләргә дә, оештыручыларга да.
-Чемпионат үткәрүдә иминлек өчен җавап бирүче хезмәтләргә аеруча җаваплылык төшә, - дип исәпли ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы буенча әйдәүче киңәшчесе Николай Сливков. - Шушы араларда гына "Казан май комбинаты" АҖ территориясендә пландагы тактика-махсус өйрәнүләр узды. Химик объектта гадәттән тыш хәл чыкканда эш итүнең бердәм алгоритмы эшләнде. Өйрәнүләр сценарие буенча террорчы комбинат территориясенә үтеп керә һәм аммиак тутырылган мичкәне шартлата. Агулы матдә тарала, хәбәр итү системасы эшли башлый. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен тиз арада бетерү таләп ителә.
Казан май комбинаты көчләре һәм чаралары эшкә керешә, "Регионспас" ЧҖҖ һөнәри коткаручылары ярдәмгә килә. Лаеш районы белгечләре яхшы эшли: МЧС, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм табиблары һәм коммуналь хезмәтләр вәкилләре.
Аларның барысы да үз эшләрендә оста булуларын күрсәтә: гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен 40 минутта бетерәләр, бу нормадагы вакытка туры килә. Сценарий буенча операторга зыян килә. Аны да коткаралар.
Республиканың МЧС җитәкчелеге һәм иминлек органнары коткару хезмәтләре эшенә югары бәя бирделәр.
-Өйрәнүләр уңышлы үтте, әмма булган күнекмәләрне практикада кулланмаска иде, - дип йомгак ясады ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Андрей Орлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев