Лаеш районында – Казан – Оренбург трассасында булган юл һәлакәтен видеога төшергәннәр
Шаһитлар әйтүенчә, авариядә "Лада Гранта" автомобиленең шоферы һәм пассажиры зыян күргән.
Лаеш районының Олы кабан авылы янында – Казан – Оренбург трассасында булган юл һәлакәтен видеога төшергәннәр.
"Татар-информ" агентлыгы ачыклаганча, Казан – Оренбург трассасының егерменче чакрымында – Лаеш районында "Лада Гранта" һәм "Хонда Аккорд" автомобильләре бәрелешкән.
Шаһитлар әйтүенчә, авариядә "Лада Гранта" автомобиленең шоферы һәм пассажиры зыян күргән.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар "Лада"ның кысылып калган шоферын салоннан чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев