Наркотикларсыз тормыш
26 майдан 26 июньгә кадәр бар республикадагы кебек, Лаеш районында да, республика ведомствоара наркотикларга каршы акция үтә. Аның максаты - наркомания таралуга һәм наркотикларга бәйле җинаятьләргә каршы көрәштә хакимиятнең барлык органнары, хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелекнең тырышлыкларын берләштерү. Акция кысаларында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда рейдлар, халык белән очрашулар үтәчәк....
26 майдан 26 июньгә кадәр бар республикадагы кебек, Лаеш районында да, республика ведомствоара наркотикларга каршы акция үтә.
Аның максаты - наркомания таралуга һәм наркотикларга бәйле җинаятьләргә каршы көрәштә хакимиятнең барлык органнары, хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелекнең тырышлыкларын берләштерү. Акция кысаларында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда рейдлар, халык белән очрашулар үтәчәк. Җәйге савыктыру лагерьларында полицейскийлар яшүсмерләргә лекцияләр укыячаклар.
Россия ЭЭМның Лаеш район бүлеге халыкны "Наркотикларсыз тормыш" операциясендә актив катнашырга чакыра һәм законсыз наркотиклар әйләнешенә бәйле хокук бозу очраклары турында дежур частька 02, 8(84378)2-55-41 яки Татарстан Республикасы ЭЭМның 291-20-02 ышаныч телефонына хәбәр итүләрен үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев